Концерт булмаганнан җыр бетми: Артистлар сәхнәсез дә халыкның күңелен күрергә тырыша

Театрлар эшләүдән туктады, концертлар чигерелде, музейлар ачык булса да, анда очрашулар үткәрелми. Санитар эпидемиологик режим вакытын сәнгать әһелләре ничек үткәрә? Үзләре куркалармы бу афәттән? Халык рухи ризыкны кайдан эзләп табачак? Без әнә шуны белештек.

Театрлардан онлайн режимга әлегә Камал театры гына күчүен игълан итте. Аларның репертуары 1 апрельдә чыгачак. “Әкият” курчак театры да онлайнда спектакльләр турында уйлый. Ә менә Кариев театры Ютуб каналында кайбер спектакльләрнең видеоязмаларын күрсәтергә җыена. Театрда эш туктамый, май аенда булачак Җиңү-фестка әзерләнәләр. “Корт” спектакленең премьерасы 25 апрельгә күчерелә. Әлмәт театры планлаштырылганча, 1 апрельдән ремонтка ябыла. Буа театры  Сербиядә узган фестивальдән гран-при белән кайтып, хәзерге вакытта карантинда утыра. Игътибар: спектакльләрнең вакыты чигерелү сәбәпле, сез алган билетларыгызны театрга кире кайтара аласыз яисә шул ук билетлар белән гадәти режимда эшли башлагач, спектакль карарга килә аласыз.

Җырчыларның да планнары бозылды. Бу – зур чыгымнарны күтәрү дигән сүз. Әмма күбесе чыгым турында түгел, халыкның күңелен күтәрү турында уйлый. Хәлдән чыгу юлын да таптылар инде. Атна азагында Татарстанның актазанган артисты Эльмира Кәлимуллина белән композитор Эльмир Низамов “фатирник” оештырды һәм туры эфирда яраткан җырларын башкарды. Шушы ук концертта “Өмет йолдызы” дигән җырның премьерасы да булды. Өмет дигәнең хәзер иң кирәклесе.

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин да өметне өзмәскә өнди. Ул ике көн рәттән Инстаграмда онлайн-концерт күрсәтте һәм сораучылар булганда мондый аралашуны даими итәчәге турында белдерде:

– Минем концертлар тулысынча тукталмады. Кайсыдыр районнар бер мең кешегә кадәр җыелырга рөхсәт итә, кайбер залларда илле кешегә генә рөхсәт. Тыелмаган урыннарга барабыз, план нигезендә концерт куябыз. Өйдә утырганнарга киңәшем шул: борчылмагыз. Борчылу организмны какшата гына. Куркудан карабодай, бәдрәф кәгазе җыярга кирәкми. Бездә куркыныч юк. Барысы да авыруны кисәтү, сәламәтлекне кайгырту өчен эшләнә. Шәхсән үзем борчылмыйм. Язмышыңа ничек язылган бит: күрәчәгең булса, абынып егылып та харап булырга мөмкин. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, борчу-коткыларга бирелмәгез. Чыннан да, коронавирус куркынычы җырчыларга финанс ягыннан шактый зыян салды. Концерт алдыннан ике ай буе реклама, оештыру эшләре башкарыла. Һәм аның бушка булуы ачыклана. Нишлисең, бер без генә түгел, ил белән кичерә торган эш. Аңа бик шаккатмыйча, халыкның кәефен күтәрергә тырышабыз. Ничек кенә булмасын, халыкны тәрбияләү һәм тынычландыру – бездән, сәнгать кешеләреннән.

Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Гүзәл Уразованың март аенда  Самара, Сызрань, Саранск шәһәрләрендә буласы концертлары апрель азагына чигерелгән. Илсөя Бәдретдинова да Түбән Кама, Бөгелмәдә узачак концертларының майга күчерелүе турында язган. Бу уңайдан: “Бер мәктәп карантинда, икенчесе юк. Күпләп җыелмаска диләр үзләре, ә сәүдә үзәкләре тулы халык”, – дип аптыравын да белдерә ул. Җырчы халкы җор халык ул. Мөгаен, нинди вазгыятьтә дә югалып калмас алар. Мәсәлән, Булат Бәйрәмов гаиләсе белән ризык рецептлары куя башлады. Фирдүс Тямаев авылында клуб салып йөри.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева исә коткыга бирелмәскә өнди:

– Коронавирусны зурлап, аны кирәксә-кирәкмәсә дә чәйнәп, халыкны куркытып яталар. Сугыш вакытын да үткәрдек бит әле, нишләп чирдән куркырга?! Кирәкмәгән хафалар тудырмыйк әле. Минем, мәсәлән, алган карабодаем да ярты кап кына. Бу заманда ач калырбыз дип курку көлке инде ул. Киләсе җанисәпкә әзерләник, телебез өчен борчылыйк. Мин, менә атам дисәләр дә, телемне бирмим. Телен бирмәк – җан бирмәк. Ә бу коронавирус үтәр ул, безгә киләчәкне кайгыртырга кирәк.

Рух һәм акыл сафлыгы өчен иң әйбәте – китап уку. Бусы – “Әлиф” берләшмәсе киңәше.

Туфан Имаметдинов укырга тәкъдим иткән китаплар исемлеге:

Герман Гессе “Сиддхартха” һәм “Игра в бисер”

Габриэль ГарсиаМаркес Полковнику никто не пишет

Тони Моррисон “Возлюбленная”

Альбер Камю Калигула

Исаак БашевисЗингер “Шоша”

Мөдәррис Әгъләмов “Еракка китеп кара”

Бушлай курслар акциясенә Arzamas радиосы да кушыла. Аңа карантин промокоды

ярдәмендә бушлай язылып була. Бу радиода татар тарихы онлайн курсы да бар.

Акыллы булыйк, вакытны заяга үткәрмик, акыл һәм рух ныклыгын саклыйк, кадерле укучылар.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү