Җомга намазы вакытын 10 минутка калдырдылар

Мәчетләрдә җомга намазын ун минутта укып буламы? Коронавирус таралу ихтималы янаганда мөмкин икән. Татарстан Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы тәкъдим иткәнчә, бүген мәчетләрдә җомга намазының вакыты шактый кыскартылды, ун минуттан да артмады.

Һәрхәлдә “ВТ” журналистларына бүген мондый хәлне Россия Ислам университеты янәшәсендәге “Әниләр” мәчетендә күрергә туры килде. Җомга намазына чакырып азан әйтелгәч, имам хөтбә укыды да, ике рәкагать фарыз намазы кылынды. Шуннан соң җомгага җыелган халык таралышты да. Күп кенә гарәп илләрендә, Төркиядә дин әһелләре җомга намазларын өйдә генә укырга тәкъдим итсә, безнекеләр әлегә мәчеттә күрешеп савап алырга ашыгучыларны туктатырга ашыкмый.

Намаздан соң, РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшиннан коронавирус таралу шартларында уку йортының ничек эшләве турында сораштык.

– Көндезге, кичке бүлектә, читтән торып укучылар – барысы да 18 марттан дистанцион уку формасына күчте. Ерак төбәкләрдән, чит илләрдән килеп көндезге бүлектә укучы ике дистәләп шәкерттән тыш калганнарын өйләренә кайтарып җибәрдек (өйләренә кайта алмаганнар карантин вакытында тулай торакта яшәячәк, аларга көндез ике генә сәгатькә урамга чыгып керү мөмкинлеге бирелә). Теология факультетында читтән торып укучыларны дистанцион укыту тәҗрибәсе бар. Шуңа күрә теологларны яңа төр укыту алымына күчерүнең бернинди кыенлыгы булмады. Студентларга бөтен төр өй эшләрен бирә алабыз. Хәзерге вакытта һәр студентның үз электрон почтасы бар, ул электрон мәгариф мохите дип атала. Һәр мөгаллимнең шунда чыгу мөмкинлеге бар. Шушы электрон элемтә аша студентларга өй эше җибәрелә, алар, шуны үтәп, укытучыларына юллый. Әлегә өйдә ничек шөгыльләнүләрен тикшерү мөмкинлеге юк.

Билгеле, карантин беткәч, студентлар җаваплылык хисен югалтмасын, анда-монда селкенеп йөрмәсен өчен, ничек укыганнарын тикшереп укытучылар зачет алыр дип сөйләштек. Укучыларыбызны 5 апрельгә хәтле өйләренә җибәрдек. Бәлкем бу вәзгыять озайтылыр, 15 апрельгә хәтле сузылыр. Дүшәмбе көнне читтән торып укучы бишенче курслар сессиягә килгән иде. Аларны шундук кайтарып җибәрергә яхшысынмадык. Сессия вакытын яртылаш кыскарттык, иртәгә алар да өйләренә кайтып китәчәк, – дип сөйләде ул безгә.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү