Подгузник: киертергә ярамый киертмәскә

Бу җөмләдә өтерне кайсы урынга куясын һәр ата-ана үзе хәл итә. Балага подгузник киертү-киертмәү мәсьәләсе сабыйга прививка ясату-ясатмау тирәсендәге куерган бәхәсләр кебек үк бер дә актуальлеген югалтмый.

Үзем әни булганчы ук никтер подгузникларга тешем-тырнагым белән каршы идем. Замана ата-анасының тормышын җиңеләйтүче иң зур табылдык дип күпме генә мактасалар да, подгузник дигән нәрсә бер дә күңелемә ятмады. Яшь әниләр алдарга ирек бирмәс: бала тапкан беренче ай әни кеше өчен бик авырдан бирелә. Организм тернәкләнеп, акрынлап элеккеге хәленә кайтсын өчен тынычлык та, вакытында йокың тую да кирәк. Шуңа күрә элеккеге карашыма каршы килеп, подгузникны төнлә һәм урамга чыкканда гына киертергә гадәтләндем. Анда да, баламның тәне суламый дип, эчем пошып бетә иде.

Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты Резеда Сәләхова белән бу мәсьәләдә фикердәшләр булып чыктык.

– Улыбызга подгузникны төнлә һәм урамга чыкканда гына киертә идек, – дип искә алды ул заманча «бала чүпрәге» кулланган вакытларын. – Көне буе киеп йөрү баланы пешектерә. Аннары малайларда – нәселдәнлек белән проблемалар, кызларда цистит килеп чыгарга мөмкин дип тә куркыталар бит. Бала төнлә астына сиеп, туңып ятканчы подгузниктан яту мең өлеш яхшы. Әмма һәр нәрсәдә чама хисе булырга тиеш, билгеле.

Казанда яшәүче өч бала әнисе, танылган блогер Айгөл Тимербулатова башка фикердә.

– Подгузникны уйлап табучыга мәдхия укыйм. Беренче балага мин подгузникны урамга чыкканда гына киертә идем. Ул чакта тилмергәннәрем! Вәт юләр булганмын, дим хәзер. Ул ярты сәгать саен ыштан алыштыру, баланы юындыру, киендерү, йоклаган җиреннән уятып кабат алыштырулар, «пес» ителгән матрас, урын-җир, дисеңме… Икенче баланы тапкач, акыл керде. Өйдә дә, йоклаганда да киертә идем. Өченче кызым белән бөтенләй дә рәхәткә чыктык. Өч сәгать саен подгузник алыштырам. Ул арада ыштансыз калдырып, 20 – 30 минутлап «һава ваннасы» да ясыйм. Подгузник кемгә кирәк? Әлбәттә, әнигә! Ә әнинең кәефенә өйдәге гөлләргә кадәр бәйле. Зыянына килгәндә, хәзер, җәмәгать, суларга да куркыныч. Ашаган әйбер, эчкән суыбыз да – агу. Ә подгузникның зыяны исбатланмаган. Мин хөрмәт иткән педиатрларның бу әйбергә карашы уңай, – ди Айгөл.

Подгузник сулый алмый

Подгузникның зыяны, дөрестән дә, фәнни яктан җитди тикшеренүләр ярдәмендә исбатланмаган әле. Ярты гасыр чамасы элек пәйда булган әлеге заманча «бала чүпрәкләре» турында галимнәр гел сөйләп тора үзе. Әмма аның зыяны турындагы сүзләр әле һаман да фараз дәрәҗәсендә генә кала бирә. Бу фикерне без элемтәгә кергән табиблар авызыннан да еш ишетергә туры килде.

Республика балалар клиник хастаханәсе нефрологы Чулпан Әшрәфуллина сүзләренә караганда, подгузникларның зыяны турында иң еш ишетергә туры килгән фикерләрнең берсе дә клиник тикшеренүләр ярдәмендә исбатланмаган.

– Подгузникны вакытында алыштырмау, аның кечерәк яки зуррак размердагысын кию, сабыйның тән тиресен дөрес тәрбияләмәү аркасында балада биләүсә дерматиты (пеленочный дерматит) пәйда булырга мөмкин. Моннан тыш ул сидек юлларына инфекция эләгүгә дә китерә ала, – ди белгеч.

Чулпан Илдаровна әледән-әле күзгә чалынган «сулый торган» подгузник рекламасына да ышанмаска киңәш итә.

– Ул синтетик материаллардан ясалган. Шуңа күрә «сулый торган» сүзенең бу очракта шартлы рәвештә генә кулланылуы көн кебек ачык. Мамык тукымадан тегелгән трусик кию белән памперстан йөрү бер була алмый инде, – ди белгеч.

Подгузниклар аркасында балалар сидек тота алмау чире буларак билгеле энурез да эләктерергә мөмкин. Көн дәвамында синтетик капчык киеп йөргән бала сию-симәвен ничек контрольдә тота алсын ди?! Халык арасында, аеруча интернет челтәрендә иң еш күзгә ташланган фикер бу. Чулпан Әшрәфуллина әлеге мәсьәләгә дә ачыклык кертте.

– 3 – 5 яшь аралыгында бала бәвелен контрольдә тота башларга тиеш. Әгәр балагыз шушы яшендә дә подгузник киеп йөрсә, ул моны кирәк санамаячак, билгеле. Шулай да аның аркасында энурез пәйда була дип уйлау – ялгыш фикер. Ул авыруны фәкать көчәйтергә генә мөмкин. Шуңа күрә подгузниклардан вакытында баш тартып, баланы чүлмәккә утырырга өйрәтергә кирәк, – ди белгеч.

Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар урологы Айдар Закиров подгузникны кәрәзле телефон белән чагыштыра.

– Беренче карашка зыянлы да кебек. Әмма бу әле дә булса исбатланмаган, – ди табиб. – Күпләр подгузник эчендәге парник эффекты аркасында малайлар киләчәктә нәселсез калырга мөмкин, дип уйлый. Бу – шулай ук исбатланмаган фикер. Аны вакытында алыштырып торган очракта бернинди парник эффекты да янамый. Ул гына да түгел, мин подгузникны бала сәламәтлеге өчен файдалырак та дияр идем әле. Бала астына сиеп, туңып ятып, салкын тигезергә мөмкин. Бәвелгә тиеп торган тән тиресенең кызарып чыгуы да бар, – ди табиб.

Малайларны сөннәткә утырткач, подгузниктан вакытлыча баш тартып торырга киңәш итә ул.

– Подгузник кигән баланың ярасы төзәлү-төзәлмәвен контрольдә тоту авыр. Шуңа күрә малайларны сөннәткә утырткач, берничә көн аны киертмәскә киңәш итәбез. Бу очракта йомышын чүлмәккә утырып башкарырга өйрәнгән балаларны күздә тотуым. Әгәр бала кечерәк икән, аңа подгузник киертми хәлең юк, билгеле. Әмма, әйткәнемчә, яраны һәрдаим тикшереп торырга кирәк. Подгузник үзе яраның төзәлү-төзәлмәвенә һич кенә дә йогынты ясамый, – ди Айрат Закиров.

Ни гаҗәп: подгузникның малайларны нәселсез калдыруы исбатланмаган булса, кыз балаларның аның аркасында цистит эләктерүе дөреслеккә туры килә икән. 10 нчы шәһәр балалар хастаханәсенең балалар гинекологы Алия Әфәндиярова сүзләренә караганда, еш алыштырмасаң, аның эчендә парник эффекты хасил була. Бу исә – бактерияләр үрчү өчен менә дигән мохит. Памперсны вакытында салдырмасаң, әлеге бактерияләр сидек юлларына да эләгергә мөмкин. Шул рәвешле кыз балаларда цистит хасил була. Баланы памперстан аеру өчен иң кулай вакыт дип бер яшькә кадәрге чорны атый ул.

– Бу чорда инде бала хис-тойгыларын белдерә башлый. Олы, кече йомышны үтисе килүне дә аерым авазлар, ымнар белән аңлата. Ата-анага бераз игътибарлы гына булырга кирәк, – ди Алия Зәйнулловна.

Әнинең кәефендә хикмәт

Күптән түгел Британия галимнәре шаккатыргыч белдерү белән чыккан. Алар китергән дәлилләргә ышансаң, подгузниклар баланың психикасына да (!) тискәре йогынты ясый икән. Аларга ышансаң, даими рәвештә подгузниктан йөрү аркасында күп кенә замана баласының теле дә соңрак ачыла, сабый бәвел тоту, зур һәм кече йомышны аеру кебек табигый күренешләрне тоя алмый. Баксаң, элегрәк сабыйлар бер яше тулганда уртача 7 –10 сүз белсә, хәзер бу ике яшьлек бала өчен норма санала икән. Бу хәлне болай аңлаталар: подгузник киеп йөреп рәхәткә чыккан бала әти-әнисенә нәрсәдер аңлатып, әйтеп, кисәтеп торуны кирәк санамый. Димәк, сөйләшер өчен дә артык сәбәп юк.

Дөрес, тәҗрибәле балалар психологы Мәдинә Ким галимнәрнең бу фикере белән килешми. Баланың психологик үсешенә подгузник түгел, әни кешенең яхшы кәефтә булуы йогынты ясый, ди ул. Белгеч фикеренчә, хәзерге заманда әни булу бик авыр. Ник дигәндә, бүген аларга югары таләпләр куела. Замана әниләре белемле дә, матур кыяфәтле дә булырга, балалар психологиясен биш бармагы кебек белергә, тәмле итеп ашарга да пешерергә, иренә дә ярарга тиеш. Бу «тиеш»ләрнең очы-кырые юк. Алар аркасында депрессиягә дә бирелүең бар.

– Әгәр әнисенең кәефе яхшы булса, баласы белән уйнарга, саф һавада йөрергә вакыт тапса, әти-әни арасында җылы мөнәсәбәт хөкем сөрсә, баланың психологик үсешендә бернинди тайпылышлар да булмаячак. Күп әйбер нерв системасының дөрес формалашуыннан тора. Моңа исә бала имин, тыныч шартларда тәрбияләнгән очракта гына ирешеп була, – ди Мәдинә Ким.

Подгузник мәсьәләсендә алда телгә алынган белгечләрнең һәркайсы түбәндәге киңәшләрне истә тотарга чакыра:

– Подгузник иң элек дөрес киертелергә тиеш. Аның алгы ягы арткы якка караганда биегрәк, каптырмалары яхшылап эләктерелгән булсын. Баланың корсагы белән подгузник арасында бер бармак сыярлык урын калырга тиеш. Ике арада һава йөрерлек булсын.

  • Балага үз размерындагы подгузникны гына киертегез.
  •  Подгузник киертер алдыннан баланың тәне коры булырга тиеш. Тәнгә махсус йомшарткыч крем сөртеп калдырсаң да зыян итмәс.
  •  Сыйфатлы, гипоаллерген подгузникларга өстенлек бирсәң хәерле.
  •  Подгузникны еш алыштырып торырга да онытмагыз. Яңа туган бала, гадәттә, көненә 20шәр тапкыр йомышларын башкара. Шуңа күрә аларның подгузнигын мөмкин кадәр ешрак алыштырырга кирәк. Зуррак балаларныкын исә һәр өч сәгать саен алыштырсаң яхшы.
  •  Баланы вакытында подгузниктан аерып, чүлмәккә ияләндерүдән дә яхшысы юк. 1 – 1,5 яшь аралыгы моның өчен иң кулай чор санала.

Фикер өстәү