Татарстанның 17 районында язгы кыр эшләренә керештеләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министр билгеләп үткәнчә, якындагы ике атнада һава торышы туңган туфракта уҗымнарга минераль ашлама кертергә мөмкинлек бирә, бүгенге көндә 17 районда үсемлекләрне тукландыруга керешкәннәр инде.
Дүшәмбедән кыр эшләрендә катнашучы авыл хуҗалыгы машиналарын кабул итү башлана.
Муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Актаныш районы игенчеләренең республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләренә керешүе хакында хәбәр ителгән иде инде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat