Йолдызнамә | 23 – 29 март

Кучкар (21.03 – 20.04) Кирәкмәгән авыр уйлардан котылып, кәефегезне күтәрергә вакыт! Якын дустыгыз белән күрешеп, дөнья хәлләре турында сөйләшеп утыру җаен табыгыз әле. Үзегезгә файдалы бик шәп яңалыклар ишетеп, менә дигән планнар кора башлаячаксыз!

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Яңа элемтәләр кору өчен кулай чор – бик дәвамлы гына түгел, нәтиҗәле дә булачак алар. Ялгыз Үгезбозаулар, ниһаять, бердәнберләрен табар. Акча мәсьәләсенә килгәндә, бурычка кермичә, кредит алмыйча торыгыз. Тиздән үзегезнең үк өстәмә керем чыганаклары пәйда булу, акчасызлык проблемасы онытылу ихтималы зур чөнки.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Тормышыгызда килеп туган хәлләргә карышып, нерв күзәнәкләрен бетереп маташмагыз. Аларга ничек тә ияләшергә тырышыгыз – иң яхшысы шул хәзер. Туганнарыгыз белән сүзгә кермәгез: тиздән аларга ярдәм сорап ялварырга мөмкинсез. Аның каравы, балаларыгызга бәйле үтә шәп хәбәрләр ишетеп сөенәчәксез.

Кысла (22.06 – 22.07) Тормышыгызда нәрсәләрне үзгәртергә кирәклеге турында уйлашыгыз. Кайбер көнче дусларыгыз белән аралашуларны киметергәдер, бәлки?.. Тик чебеннән фил генә ясамагыз. Аннан килеп, әллә кайчандагы үпкә-рәнҗешләрне искә алмагыз. Шулай икән, үзегез өчен бик файдалы бер ачыш ясаячаксыз.

Арыслан (23.07 – 23.08) Бу атна сезнең өчен гаҗәеп дәрәҗәдә уңышлы килеп чыгачак. Сөеклегез искиткеч яхшы яңалыклар белән куандырачак, эшләрегез гөрләп барачак, шуңа күрә кәефегез дә шәптән булачак! Хәтта күптәннән кул селтәргә мәҗбүр иткән проблемаларыгызның да очлары күренә башлаячак.

Кыз (24.08 – 22.09) Ялкаулык басмагае. Тик ничек тә аннан котылу ягын карау кирәк. Юкса җитәкчегезнең канәгатьсезлеге, сөеклегезнең нәфрәткә охшаш битарафлыгы кебек күңелсезлекләрне көт тә тор! Ә бит сез эштә белемнәрегез белән ялтырап, бик күпләрне шаккатыра ала торган кеше. Шул турыда уйлагыз…

Үлчәү (23.09 – 23.10) Йолдызлар, һәр нәрсәдә адымнарыгызны акрынайтып, ашыгудан туктарга киңәш итә. Әһәмиятсезрәк эшләрне кичектерергә! Атна урталарында эштә шактый ук кызу булачак, әмма бу очракта да, читкәрәк китеп, күбрәк эш “фронты”н хезмәттәшләрегезгә калдыру хәерлерәк. Үзегезне кызганыгыз! Ял кирәк хәзер сезгә, ял…

Чаян (24.10 – 22.11) Вак-төяк эшләргә дә, зурракларына да көчегез җитәр. Шунысы кызык: җомга иң уңышлы көннәрнең берсенә әйләнер. Мөһим эшләрне шул көнгә планлаштырыгыз – үкенмәссез. Ял көннәрендә үзегезгә күңел тынычлыгы өстәрдәй яңалыклар ишетерсез.

Укчы (23.11 – 21.12) Тирәгездәгеләрнең начаррак йогынтысын сизеп, каушабрак калырга мөмкинсез. Шуңа күрә аралашуларны киметергә тырышудан зыян юк. Белеп торыгыз: әлегә алгы планга гаиләне чыгару кулай. Кем әйтмешли, эш – бүре түгел, урманга качмас. Бу көннәрдә әйткәләшеп алу да кирәкмәс – дошманлашу килеп чыгарга мөмкин.

 Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Керемегезне арттыру омтылышы бик әйбәт кенә барып чыгачак. Җитәкчегез белән сөйләшкәндә, чынбарлыктагы уйларыгызны күрсәтмәсәгез, яхшырак булыр. Юкса аның сезнең турында начаррак уйлап куюы ихтимал. Сәламәтлегегез сынатмаячак, юк-бар чирләр, төрле вируслар үзегезне урап узачак.

   Сукояр (21.01 – 19.02) Коткыга бирешмәгез! Ачуыгызны чыгарырга маташсалар да, тыныч күренергә тырышыгыз. Алга таба уңышларга ирешү өчен шулай кирәк. Финанс ягының яхшыруын сизәчәксез. Әлегә сезнең өчен иң мөһиме дә шулдыр әле, мөгаен.

  Балык (20.02 – 20.03) Пландагыларның күбесе барып чыкмаса да, үзегезне битәрләмәгез. Соңгы вакытларда болай да күп эшләдегез! Атна урталарында, үзегез дә сизмәстән, бер талантыгыз белән ялтырап алачаксыз. Бу сезгә абруй өстәп, киләчәк тормышыгызга зур өметләр баглау мөмкинлеге барлыкка китерәчәк.

 


Фикер өстәү