Лаеш районында боз өстендә калган биш балыкчыны коткарганнар

Лаеш районында боз өстендә калган тагын биш балыкчыны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Кичә республиканың Лаеш районы Атабай торак пункты янында боз өстендә калган биш кеше коткарылды. Балыкчыларның берсе һава мендәрендәге судно озатуында кар чанасында ярга үзе чыкты.

Ир-атларның берсе дә зыян күрмәде. Коткаручыларны полиция хезмәткәрләренә тапшырдылар.


Фикер өстәү