Мең дә бер киңәш | Сәламәтлекне ничек сакларга?

Аномаль җылы кыш һәм иртә яз аркасында Россиядә табигать тә йокысыннан иртәрәк уянырга мәҗбүр. Бу көннәрдә Мәскәүдә хәтта зирек чәчәк ата (!) башлаган. Быел март башы апрель башын хәтерләтә, ди белгечләр.Табиблар исә аллергиядән интегүчеләр өчен борчыла. «Агачлар иртә уянгач, аллергия «һөҗүм»нәре дә озак көттермәс, мөгаен. Дөрес, әлегә бу куркыныч билгеле бер төркем кешеләргә генә яный. Ник дигәндә, берәүләрнең каен серкәсенә аллергиясе булса, икенчеләре зирек белән «дошман». Шуңа күрә бүген соңгыларына алдан аяк киенә тору хәерле», – ди табиб-аллерголог Резеда Зарипова. Аллергиядән интегүчеләргә авыруның беренче билгеләрен көтеп ятмаска куша ул. «Антигистамин даруларны хәзердән үк эчә башласагыз да комачау итмәс. Өйне тузаннан арындырып тору да комачауламас. Урамнан кергәч, киемнәрне яхшылап юып киптерү хәерле. Ашаган ризык та игътибардан читтә калмасын. Аллергия баш калкыткан чорда чикләвек, бал ашаудан тыелып торырга кирәк», – ди белгеч.

Шәмәхәсе файдалырак

Суганда йөрәк эшчәнлеге өчен кирәкле барлык микроэлементлар бар. Анда С, В төркеменә кергән витаминнар, фолий кислотасы, марганец, калий, күкерт, тимер күп. Шәмәхә суган йөрәккә күпкә файдалырак санала. Аның составында кан тамырларының сыгылмалылыгын арттыра торган кверцетин дигән матдә бар. Моннан тыш суган иммунитетны да ныгыта. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә ярдәм итә. Кытай галимнәре суганның юан эчәк шешеннән саклавын да ачыклаган. Бу чирне кисәтү өчен елына 16 килограмм суган ашарга кирәк, ди алар.

Борыч кына димәгез

Гап-гади суга борыч салып эчсәң, әллә ничә төрле чирдән котылып була икән! Моның өчен иң элек 2 стакан суга берничә чәй кашыгы борыч салып, кайнатып алырга кирәк. Борычлы су ашказаны авырткан кешеләргә ярдәмгә килә. Аны эч кипкәндә дә кулланалар. Шушы гап-гади генә суның буын, бүсер, теш авыртуларын җиңәргә булышуы да билгеле. Моннан тыш борычлы су иммунитетны да ныгыта, артык авырлыктан, ютәлдән котылырга да ярдәм итә.


Фикер өстәү