Россия дөньяның бөтен илләренә очышларны чикли

Иртәгә, 23 мартта, Россия яңа типтагы Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында дөньяның барлык илләре белән авиаэлемтәне туктата. Бу хакта Росавиация белдерүенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Мәскәүдән һәм башка дәүләт башкалаларыннан рейслар, шулай ук россиялеләрне чыгару өчен чартерлар өчен искәрмә ясыйлар», – дип искәртә агентлык.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә 367 коронавирус инфекциясе очрагы теркәлгән. Уналты авыру терелде. 52 меңнән артык кеше күзәтү астында кала.

Фикер өстәү