Иртәгә Татарстанда начар һава торышы булачак

Иртәгә, 23 мартта, республика территориясендә һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге кисәтә.

Төнлә һәм көндез юлларда бозлавык була.

Татарстанда иртән һәм көндез төньяк-көнчыгыштан көчле җил булачак, аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк. Казанда шулай ук көчле җил фаразлана.

Моннан тыш, Татарстанның аерым районнарында буран һәм бозлавык булачак.


Фикер өстәү