Казанда Росгосстрахның Татарстан филиалының элеккеге гендиректоры Фәрит Хәмәдиев вафат булды. Аңа 50 яшь иде. Соңгы вакытта ул Казанда Ergo структур бүлекчәсе директоры булып эшләгән.
Масса күләм мәгълүматлар хәбәре буенча, үлемнең сәбәбе — тромб өзелү. Җеназа бүген булачак.
Хәмәдиев Казан ветеринария институтында ветеринария табибы белгечлеге алган. Соңрак Икътисад, идарә һәм хокук институтында, шулай ук Росгосстрахның Корпоратив университетында (2004) укыган.
1994-2006 елларда «Росгосстрах-Татарстан» ҖЧҖ агенты, бүлек җитәкчесе һәм сату буенча генераль директор урынбасары булып эшли. 2006-2007 елларда-Киров өлкәсендә «Росгосстрах» ААҖ филиалы директоры. 2007 елның сентябреннән 2015 елга кадәр-«Росгосстрах-Татарстан»ҖЧҖ генераль директоры. 2015 ел ахырында Хәмәдиев Ergo иминият төркеменең Казан вәкиллеген җитәкли.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat
Иннэ лиллэхи вэ Иннэ илэйхи ражигун
. Урыны жэннэттэ булсын РАББЫМ. Яшьлэр китэ шул. Язмыштан узмыш ЮК ШУЛ.