23 ел элек урланган кызны тапканнар

20 мартта «Жди меня» тапшыруының сюжеты чыкты. Бу чыгарылышта Ольга Синельникованың кызы Машаны 1996 елның 3 октябрендә ике айлык яшьтә урлаганнары хакында сөйләделәр.

Әбисе бала салынган колясканы кибет янында калдыра һәм кыз юкка чыга. Бала белән колясканы таныш булмаган хатын алып киткәнен ачыклыйлар. Ул көнне кибеткә азык-төлек алып килгән шофер хатын-кызның фотороботын төзергә булышкан.

Полиция колясканы таба, тик анда бала булмый. Волонтерлар кызны бөтен ил буенча эзләргә булышалар һәм тиздән листовканы күреп, Ульян өлкәсеннән шәфкать туташы мөрәҗәгать итә. Ул яшь парның югары температуралы сабыйны алып килүе,  һәм укол ясауны сораулары хакында сөйли. Кызның балалар киеменә киенмәве, ә сөлгегә төрелүе — шәфкать туташына шикле тоелган.

Аңа Маша белән видео күрсәтәләр һәм ул нәкъ менә шушы кызны таныш булмаган кешеләр китергәнен раслый. Әти-әниләр югалган бала өчен бүләк игълан итәләр һәм аны табарга өметләрен югалтмыйлар. Эзләү күп еллар дәвам итә.

Әмма кыз урлаучының вафатыннан соң гына табыла. «Жди меня» сайтына Самара өлкәсеннән хат килә. Людмила Старова хәбәр иткәнчә, аның ерак туганы Вера Лучкина үлеменә кадәр чит баланы урлавын әйтә, чөнки аның улы үле туган була. Урланган сабыйга Вера дип исем кушалар. Шул вакыттан 23 ел узган инде. ДНК-тесты раслаганча, бала, дөрестәндә Ольганың кызы. Тапшыруга кыз килми, тик соңыннан үз әнисенә шалтырата һәм алар очрашалар.

ФОТО: скрин соцсети 


Фикер өстәү