Татарстанда рекордчы сыер 10 бозау һәм 700 мең сумлык табыш китергән

Кукмара районының Вахит хуҗалыгындагы бер сыер продуктивлык чорында ун бозау китергән һәм шушы вакыт эчендә барлыгы 90 тонна сөт биргән. Әгәр акчага күчерсәк, ул хуҗалыкка 2 млн сум керем керткән һәм 700 мең сумнан күбрәк табыш китергән, дигән сүз.

Югары продуктивлы сыерлар Кукмара районының – “Рассвет”, “Урал”, “Восток”, Балтач районының – “Алга”, Яңа тормыш”, “Кызыл Юл”, Әтнәнең “Шахтер”, “Племзавод имени Ленина” хуҗалыкларында да бар. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, бу хуҗалыктагы сыерлар “Элита” нәсел оешмасы үгезләре токымыннан.

Моннан тыш, Кукмара районының “Монокорм” кооперативы әзер терлек ризыгы җитештерә. Ул да сөтне яхшы арттыра, дип саный белгечләр.

– Яхшы генетика һәм барлык кирәкле матдәләр кушылган ризык ашаган мал тәүлегенә 850-900 грамм авырлык җыя. Андый таналар 13-15 айда җенси өлгерә һәм 22-24 айда буазга кала. Мондый күрсәткечләрне без алдынгы хуҗалыкларда күрәбез, – ди министр Марат Җәббаров.


Фикер өстәү