Дамир Фәттахов: “Коммерцияле булмаган оешма вәкилләре һәм волонтерлар тагын да күбрәк игелекле эшләр башкара алыр иде”

Россия Конституциясендә коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар эшчәнлегенә, гражданнар җәмгыяте буенча, волонтерларга кагылышлы үзгәрешләр кертелә. Бу уңайдан “ВТ” хәбәрчесе Татарстанның яшьләр министры Дамир Фәттаховның фикерен белеште.

Дамир Фәттахов әйтүенчә, Төп Закон ил хөкүмәте каршында гражданлык җәмгыятьләре институтларына һәм коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмаларга теләктәшлек, волонтерлык эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү бурычын куя.

– Конституциягә волонтерлар хәрәкәтенә ярдәм итү турындагы төзәтмәләр кертү бик вакытлы. Татарстанда коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар арасында үзара хезмәттәшлек системасы булдырылды һәм «ТР Волонтерлар мәгълүмати-ресурс үзәге» ярдәмендә хакимият вәкилләренең волонтерлар белән аралашуын җайга салынды. НКОлар яшьләр сәясәтендә дә катнаша алачак.  Барысы да бер уртак эшне башкара – яшьләрне кайгырта, – ди ул.

Дамир Фәттахов, әлегә кадәр яшьләр сәясәте хакында федераль закон юк иде, ди:

— Конституциягә төзәтмә кертү күңелдә өмет уята. Бәлки, киләчәктә яшьләр сәясәте илкүләм проект дәрәҗәсенә күтәрелер. Төзәтмәләр бөтенхалык референдумында хупланса, коммерцияле булмаган оешма вәкилләре һәм волонтерлар тагын да күбрәк игелекле эшләр башкара алыр, — ди министр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү