Пенсионерларга бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтеләчәк

Мәскәү мэры Сергей Собянин 26 марттан 65 яшьтән өлкәнрәк һәм кайбер хроник авырулары булган кешеләргә мәҗбүри өй карантины игълан итте. Моның өстәмә чыгымнарга сәбәпче булуын аңлап, шәһәр башлыгы 65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм хроник авыруы булган кешеләргә 4000 сум күләмендә бер тапкыр матди ярдәм түләнәчәген хәбәр итте.

Аның 2000 сумы — аванс, тагын 2000 сумы-йорт режимын төгәлләгәннән соң, аны җаваплы үтәү шарты белән генә биреләчәк.

Министрлар Кабинеты коронавирустан саклану чараларына 22 млрд сум бүлеп бирде. Шулай ук өй режимында калган өлкәннәренең һәм хроник авырулы мәскәүлеләрнең элемтә операторлары телефон һәм интернетны нульле яки тискәре баланска киткән  очракта сүндермәскә тиешлген боерыкны да раслады.

Моннан тыш, шәһәрдә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүне вакытында түләмәгән өчен пеня һәм штрафлар вакытлыча алынмый. Шуңа күрә, әйтик, квитанцияләр түләү өчен дачадан китәргә кирәкми.


Фикер өстәү