Әдәбият галиме Резеда Ганиеваны соңгы юлга озаттылар: «Ул үзе өчен яшәмәде, башкалар өчен яшәде»

Олы бер буын китә. Олпат шәхесләрне югалткач, бу фикерне еш ишетергә туры килә. Әдәбият галиме Резеда Ганиеваны озатканда да яңгырады ул. Ләкин уфтанырлык итеп түгел. Чөнки үз эшен дәвам итәрдәй бик күп шәкертләр тәрбияләп калдырган, фәнни хезмәтләрендә татар әдәбиятын Европа әдәбияты белән бер дәрәҗәгә куеп өйрәнгән олуг зат ул. Хушлашу мәрасиме исә үзе яшәгән йортта, ачык һавада үтте.

Бу санитар эпидемиологик вазгыятькә бәйледер, күрәсең, чөнки Резеда Ганиева кебек шәхесләр бик аз һәм аларның җәсәде зур залларга куелса да, халык җыелыр иде.

Аның фәнгә керткән өлеше әйтеп бетергесез. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов әнә шул фикердә:

– Татар әдәбиятының Европа, дөнья әдәбиятлары дәрәҗәсендә булуын дәлилләгән олуг галимәне озатабыз. Бүген аның эшләгән эшләрен санап бетерә алмабыз. Минем «Шәрык яңарышы һәм Кол Гали» дигән хезмәтен генә аерып күрсәтәсем килә. Бу – чын мәгънәсендә яңалык. Бүген бу эшкә безнең галимнәр генә түгел, Идел, Урал буе халыклары, рус галимнәре таяна. Аның тагын бер зур эше узган гасыр башы белән бәйле. Без Тукайлар дәверен татар әдәбиятының алтын чоры дип атыйбыз. Резеда Ганиева аны татар әдәбиятының икенче яңарышы дип исбатлады һәм яңарыш символы итеп Тукайның «Туган тел» җырын күрсәтте.

Профессор, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов исә сүзен, татар хатын-кызы нинди булырга тиеш, дисәгез, мин, Резеда Ганиева кебек, дияр идем, дип башлады:

– Миңа бүген бик авыр. Мин аны 1962 елдан бирле беләм. Чөнки ул безне укытты, аннары ярты гасырга якын бергә университетта эшләдек. Хатын-кыз нинди булырга тиеш, дигәндә, Резеда Кадыйровна кебек, дип әйтер идем. Ул безгә «апа» дип әйтергә рөхсәт итмәде, безне сиздерми генә тәрбияли белде. Ул сизгер, энергияле, җаваплы булды. Ул чын мәгънәсендә ана, гаиләсен, балаларын менә дигән итеп тәрбияләде. Бөтен яктан үрнәк кешене югалту бигрәк авыр икән ул. Галим буларак та аңа тиңнәр булмады. Хәзер күпләр әзер юлдан бара. Резеда Кадыйровна исә яңа юллар таба, проблемага үзенчә якын килә һәм мәсьәләне чишеп, гавамга җиткерә белә иде. Ул әдәбиятчы гына түгел, зур теоретик булды. Әдәбиятны электән алып хәзерге көненә кадәр күзаллады һәм аны бәйләнештә карады. Бигрәк тә төрки дөнья белән бәйләнешне исбатлады. Төрки илләрдә бик еш булам, аны беләләр, хәлләрен сорашалар иде. Инде хәзер аларга ни дип җавап бирәсе булыр… Аның тагын бер кыюлыгы: без Исхакыйны күпме күтәрергә тырышсак, исеме илгә кире кайткан булса да, әсәрләрен укыту процессына кертеп булмый иде әле. Резеда Ганиева Ибраһим Нуруллин белән бу эшне башлап йөрде. Аннан, программа төзеп, студентларга махсус курс рәвешендә укытуга иреште. Исхакый буенча бик күп хезмәтләр язды. Үзе өчен яшәмәде, башкалар өчен, фән өчен яшәде. Аның хезмәтләре тиешенчә бәяләнеп тә җитмәде кебек тоела миңа.

Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында Резеда Ганиева диссертация советы әгъзасы булып торган. Аның ире Зөфәр Рәмиев исә шушы институтта эшли. Әлеге уку йорты директоры Ким Миңнуллин Резеда Ганиеваның шәкерте икән. Ул остазының эшен дәвам итүләре турында сөйләде:

– Олы буын китә… Резеда Кадыйровна – шуларның берсе һәм бик үзенчәлеклесе. Аның дөньяга карашы, фәнгә мөнәсәбәте, шәкертләр белән эшләве дә үзенчә иде. Ул үзенчә яшәде, үзенчә фикер йөртте. Дөньялар икенче төрле хәлгә килде. Студентлар да, фәнгә мөнәсәбәт тә үзгәреш кичерде. Әмма Резеда Ганиева үз принципларыннан тайпылмады. Ул элеккечә яшәде, эшләде. Мин бу йортка беренче тапкыр кырык ел элек аяк баскан идем. Шушында курс эшләре башкарылды, аннары диплом эше язылды. Ул шунда безгә кулында булган бөтен чыганакларны һич кызганмыйча тапшыра, безнең хезмәтләрне баету, югары дәрәҗәгә җиткерү өчен тырыша иде. Шушының белән күңелләребезне яулап алды да инде. Шушында мин Зөфәр Рәмиев белән танышкан идем. Хәзер инде аның белән утыз елдан артык бергә эшлибез. Бу көннәрдә Зөфәр абыйның Тукай иҗатын өйрәнүгә куйган көчен исәпкә алып, Тукай премиясенә тәкъдим иттек. Зөфәр Рәмиев хезмәтләренә Резеда апа эшчәнлеге тәэсире булгандыр дип уйлыйм.

Зөфәр абый җыелган халыкка ихлас рәхмәтен җиткерде. Чыннан да, заманасы шундый, килмәсәләр дә үпкәли алмыйсың. Ихлас күңелдән бу гаиләне хөрмәт иткән кешеләр җыелганлыктан, Зөфәр абыйның да хушлашу сүзе ихлас һәм тетрәндергеч булды:

– Өйдә савыт-саба шалтырамый тормый, диләр. Бездә савыт-саба күп, ләкин бер генә тәлинкә дә идәнгә очмады. Аңлашып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәдек. Минем әнине дә бик хөрмәтләде. Ике бала үстердек, бер

балабызның гомере бездән алда өзелде. Ярый, шөкер, Булатыбыз бар… Сезгә бөтенегезгә рәхмәт, килдегез, кайгыбызны уртаклаштыгыз. Нишлисең, Ходай шулай яраткан. Гомернең башы булган кебек, ахыры да бар. Без 52 ел бергә яшәдек. Ул бер тында, сизелмичә дә үтеп киткән икән. Бу минутта бик авыр… Резеда, тыныч йокла, очрашу безнең әле булачак…

Резеда Кадыйр кызы Ганиева Самосырово бистәсендәге мөселман зиратында мәңгелек йортын тапты. Яшел Үзән районының Шырдан авылы кызы 88 яшендә фани дөнья белән хушлашты.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү