11 илгә сәяхәт иткән 2 яшьлек малайның әтисе: «Кечкенә бала белән сәяхәт итүнең авырлыгы юк, үзенчәлекләре генә бар»

Казанда яшәүче Радомир Казанбаев дөнья тирәли сәяхәт кылып, Россия рекордлар китабына кергән. 2 яшь кенә булуына карамастан, ул әти-әнисе белән бергә 11 илдә булырга өлгергән. Әлеге сәяхәт балага нәрсә биргән? Ул аны ничек кичергән?  Безнең сорауларга кечкенә сәяхәтченең әтисе, үзе дә бик күп илләр гизгән Рөстәм Казанбаев җавап бирде.

Рөстәм әфәнде, башта үзегез белән таныштырып узыгыз әле.

Без хатыным Лиана белән унбиш ел бергә. Профессиябез буенча – вокалистлар. Бик күп сәяхәт итәбез. Хәтта студент чагында да җәяүләп тә, велосипедта да, автомобильдә дә күп илләр гиздек. Автостопны аерым билгеләп узар идем, чөнки нәкъ менә ул минем кешеләргә булган карашымны үзгәртте. Һәм мин ни өчен сәяхәт итәргә кирәклегенә төшендем. Студент чагында хатыным белән бергә Алма-Ата, Бишкәк, Ташкентка барып кайтыр өчен нибары 200 – 300 сум акча сарыф иткән идек.

Улыгыз Радомирны Россия рекордлар китабына кертү теләге кайчан һәм ничек туды? Моның өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш иде?

– Дөресен генә әйткәндә, башта безнең нәкъ менә шушы рекордны кую максаты юк иде. «Радомир белән дөнья тирәли сәяхәт» дип аталган проект бар. Аның максаты – әгәр үзе теләсә, Радомирның дөньяның бөтен илләрен күрүе. Дөнья ул өйдә диванда утырганда гына бик зур төсле. Чынлыкта алай ук түгел.

Мондый яшьтә сәяхәт итү бала өчен авыр булмадымы? Аңа нинди шартларда яшәргә туры килде? Үзе моны ничек кичерә?

– Радомирга сәяхәт итү ошый. Аның өчен «тоткасыз чемодан» кебек болай гына йөрү түгел, ә нәкъ менә сәяхәттә катнашу ошый. Мәсәлән, бер очрак турында гына сөйлим. Краснодарда яшәүче гаилә дусларыбыз белән Кавказга сәяхәткә бардык. Ул вакытта Радомирга 1,5 яшь иде. Танышларыбызның да улыбыздан зуррак балалары бар. Һава шартлары бик үк уңай түгел иде, берничә көн тоташ яңгыр яуды. Мондый сәяхәт хәтта олылар өчен дә авыр. Берсендә төнлә яуган көчле яңгырга түз алмыйча, палатка тишелде һәм бөтен әйберләр юешләнде. Бер гаилә, түзә алмыйча, кире борылды. Ә Радомир бер тапкыр да көйсезләнмәде, киресенчә, аңа барысы да кызык иде. Шуннан соң «Радомир белән дөнья тирәли сәяхәт» проектын эшләү идеясе туды. Илләр гизгәндә ул үз чемоданын үзе йөртте, сәяхәтне күрсәтүдә катнашты. Ә инде рекордка килгәндә, монда баланың үзе катнашуы мөһим. Моңа кадәр бу категориядәге башка балаларны әнә шул сәбәпле кабул итмиләр иде. Чөнки алар үзләре катнашмаган. Бүген инде Радомир 11 илдә (Төркия, Бразилия, Колумбия, Эквадор, Перу, Мексика, Япония, Кытай, Вьетнам, Казахстан, Грузия) булды.

Сәяхәт кайчан башланды һәм тәмамланды? Ул вакытта Радомирга ничә яшь иде?

– Әлеге рекордка китергән сәяхәт 1 айга сузылды. Бу узган елның августы иде. Сәяхәт тәмамланганда Радомирга 1 яшь тә 364 көн иде.

Кечкенә баланың йоклау, туклану режимы да үзгә була. Аны сакладыгызмы? Улыгызга ят ризыклар ашарга туры килдеме?

Балалар вакыт алышуны җиңелрәк кичерә, чөнки алар теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайда йоклый ала. Дөнья тирәли сәяхәттә безгә өч тапкыр зур вакыт аермасы туры килде. Ашауга килгәндә, рационда күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш булды. Экзотик җимешләрдән манго һәм папайяны татып карады. Без булган җирләрдә алар арзанрак иде. Мексикага баргач, Радомирның тәлинкәсенә пешерелгән кактус куйдылар. Ул аны башта ашамады, чөнки аңа кадәр әлеге гөлгә кадалган иде. Ләкин соңыннан барыбер авыз итте һәм ул аңа ошады.

Дөнья тирәли сәяхәт итү ул ике тапкыр экваторны кисеп узу, даталарның бөтен линияләрен һәм барлык сәгать поясларын кичеп чыгу, ким дигәндә, 40 чакрым юл узу.

Сәяхәт вакытында нинди авырлыклар белән очраштыгыз?

– Авырлыклар юк. Кечкенә бала белән сәяхәт итүнең үзенчәлекләре генә бар. Аны бервакытта да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Аптечкада һәрвакыт бала өчен кирәкле дарулар, черкигә каршы препаратлар булырга тиеш. Маршрутны бала белән барып җитәргә уңайлы булсын дип сайларга тырыштык. Шул ук вакытта ниндидер гадәти булмаган, истә кала торган күренешләр дә булсын дип теләдек. Мәсәлән, Каппадокияда (Төркия) оча торган шарлар белән таң аттырдык, Бразилиядә дөньядагы иң матур шарлавык булып саналган Игуасу шарлавыгын карадык, Рио-де-Жанейрода йөрдек. Радомир экваторда булды, Эквадордагы хәрәкәтсез вулканда урнаштырылган 4 мең метр биеклектәге таганнарда атынды. Теотихуаканның кыздырып торган кояшы астында, Мексикадагы төсләргә һәм музыкага бай Гуанахуато шәһәре лабиринтларында йөрде. Токионы һәм Пекиндагы тыелган шәһәрне күрде, бөек Кытай дивары буйлап узды. Алма-Атада җәй көне булуга карамастан, кар явып торган Шимбулак районындагы тауларда сәяхәт итте. Шуңа күрә боларның барысын да күргән баланың кичерешләрен белү кызыграк. Чөнки алар барысына да башкача карый. Алар чыннан да дөньяны ача.

Куркыныч сагалап торган илләргә барыр алдыннан нәрсәне истә тотарга кирәк?

– Интернеттагы мәгълүматларга караганда, кайбер илләр бик куркыныч. Мәсәлән, Мексикада наркотик сатучы бандалар арасында бик еш кына бәрелешләр була. Бразилиядә, җинаятьчелек тагын да артмасын өчен, балалар пистолетын сату да тыелган. Рио-де-Жанейрода исә шәһәрдәге атышлар турында хәбәр итеп торучы хәтта ике кушымта эшли. Эквадор башкаласы Китода талау очраклары күп. Ләкин сәяхәт итәр өчен әлеге илләр, шәһәрләр – бик шәп урыннар. Бары тик бер кагыйдәне генә истән чыгармаска кирәк: ярамаган җирдә йөрмәскә!

Радомирны сәяхәтләр ярата дип әйтеп буламы? Кечкенә бала белән сәяхәт итүнең максаты нидә иде?

– Ошый дип төгәл әйтә алам. Һәм бу теләсә нинди сәламәт балага ошый, чөнки алар дөньяга ачык, аларга һәр яңалык кызык. Әгәр кемдер баласыз гына сәяхәт итүне сайлый икән, мин аларны да аңлыйм. Авылга кайтып ял итү дә бик яхшы. Баланың зиһене чип-чиста болын кебек. Без анда нинди орлык чәчәбез, үсә төшкәч шундый ук җимешләрен татыйбыз. Бу сәяхәттән Радомир нинди файда ала? Бер мисал гына китерәм. Без балалар бакчасына инглиз теле буенча «ачык дәрес»кә бардык. Бер тәрбияче афроамерикалы, ягъни шул телдә сөйләшүче иде. Беренче тапкыр күргәч, башка балалар аннан курыкты, ә Радомир кулыннан алып: «Әйдә, уйныйбыз!»– диде.

Дөнья тирәли сәяхәт итүче иң яшь кеше буларак, рекордлар китабына керү аңа киләчәктә нинди дә булса өстенлекләр бирәме?

Әлегә мин аның БДИ тапшырганда өстәмә баллар бирүен һәм хезмәт кенәгәсенә теркәү мөмкинлеге барлыгын гына беләм. Чечня һәм Дагыстанда мондый рекорд куючыларны бик зурлыйлар: машина, фатир һәм башка кыйммәтле бүләкләр бирәләр. Ләкин бу – аларга гына хас күренеш.

Үзегез әлеге сәяхәттән нәрсә алдыгыз?

Дөнья тирәли сәяхәт ул – һәр адым саен туган йортыңнан ерагаю, ләкин шул ук вакытта аңа якынаю да. Ягъни күбрәк йөргән саен үз йортыңның, туган илеңнең, булган һәр нәрсәнең кыйммәте, кадере арта. Ә инде иң яхшы сәяхәткә килгәндә, алары безне алда көтә! Һәм мин моңа чын күңелдән ышанам.

Зөһрә Садыйкова     

Кечкенә балалар белән сәяхәт итәргә теләүчеләргә киңәшләр

  1. Кечкенә балалар белән сез үзегез моңа кадәр булган урыннарда яки шуңа охшаш илләрдә сәяхәт итәргә кирәк. Бу очракта көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаячаксыз. Интернеттагы мәгълүматлар ачык булмаган күзаллау гына бирә. Еш кына алар каршылыклы була һәм ялгыш фикер тудыра.
  2. Кечкенә баланы планшет, смартфон һәм телевизорга ияләштермәгез. Юлда аның белән уйнау күпкә яхшырак. Моның өчен берничә китап, уенчыклар алыгыз. Әгәр бала юл буе мультиклар караса, ул аның психикасына тәэсир итә һәм кечкенә сәяхәтче көйсез, тынычсыз, тиз кызып китүчәнгә әйләнә.
  3. Кайбер илләргә сары бизгәгеннән прививка ясатмыйча барырга ярамый. Миңа калса, кечкенә балаларга аны ясатырга кирәк. Кайбер илләрдә билгеле бер вакытта теге яки бу йогышлы авырулар кабынып алу гадәти хәл. Мәсәлән, Бразилиянең көньяк өлешендә гыйнварда шундый авырулар кузгала. Алар, кагыйдә буларак, черкиләр аша тарала. Шуңа күрә аптечкада бөҗәкләргә каршы препаратлар һичшиксез булырга тиеш.
  4. Букинг яки башка сервислар аша отельләр сайлаганда, яшәячәк кешеләр санына кечкенә баланы кертмәгез. Чөнки моның өчен өстәмә акча алырга мөмкиннәр. Отельгә бала белән урнашканда сораулар тумый диярлек. Бердәнбер искәрмә: кайбер отельләрдә балалар белән яшәү бөтенләй каралмаган. Уңайсыз хәлдә калмас өчен, түбәндәгечә эшләп була: тукталу урынын махсус кушымта аша сайлаганда башта баланы күрсәтәсез, ә инде аннан соң «бала бар» дигән тамганы бетерәсез.

   

 


Фикер өстәү