Дәүләт Думасы депутаты халыкны онлайн-форматта кабул итәчәк

Бүгенге көннән «Бердәм Россия» партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Дәүләт Думасы депутатлары тарафыннан гражданнарны кабул итү атнасы старт ала, дип хәбәр ителә партиянең рәсми сайтында.

Чаралар коронавирус инфекциясе таралу куркынычын булдырмау өчен дистанцион режимда үткәреләчәк.

«Гражданнар белән аралашу Skype: Priemnayaer116 видеоэлемтә режимында булачак, алдан (843) 238-10-00 телефоны буенча язылырга мөмкин», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Шулай итеп, бүген, 2дән 4 сәгатькә кадәр РФ Дәүләт Думасы депутаты, Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты әгъзасы Равил Хөснуллин гражданнар сорауларына җавап бирәчәк.

Иртәгә иртәнге 11дән көндезге сәгатькә кадәр Әлки һәм Алексеевск районнарында яшәүчеләрне Дәүләт Думасы депутаты, Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова кабул итәчәк.


Фикер өстәү