Үлчәү дөрес күрсәтәме, әллә алдыймы: аны тикшереп карау буенча КИҢӘШ

Аз-маз гына товар алганда, сатучының, дөрес үлчәмичә, әйтик, 50-100 грамм чамасы артык түләтүе кесәгә әлләни сукмый үзе. Шуңа күрә моның өчен вакланып та тормыйбыз.

Ә менә товарны бәйрәм-мазарга күбрәк итеп алганда, үлчәүнең төгәлсезлеге сатучының байтак кына акчабызны тотып калуына китерүе бар. Базарда (яки “самообслуживание” кибетендә) үзеңне алдатмас өчен нишләргә?

Гади генә бер хәйләсе бар. Өйдә кухня үлчәве белән кесә телефонын үлчәгез дә бу санны хәтерегезгә уеп куегыз. Базарда үлчәүнең “гаделсезлегенә” шик туса, товарны үлчәгәнче, үлчәү тәлинкәсенә телефонны салып карагыз. Үлчәү сез ятлаган санны күрсәтмәсә, димәк, алдарга маташалар, дигән сүз.

Фото: scanport.ru

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү