Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән   Марат Сәмигуллин төбәк бүлеге рәисе  итеп билгеләнде

Бүген Татарстан Дәүләт Совет Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге политсоветы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә төбәк бүлеге политсоветының президиум утырышы үткәрелде. Анда эшчәнлекнең көн кадагына суга торган мәсьәләләр, сайлау кампаниясенә әзерләнү, шулай ук оештыру мәсьәләләре каралды.

Утырышта партиянең төбәк политсоветы президиумы әгъзасы Андрей Кондратьевның, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайлануы сәбәпле, партиядәге әгъзалыгын туктатып тору мәсьәләсе каралды. Озак вакытлар буе төбәк бүлегенең башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Марат Сәмигуллин Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдиме белән партия төбәк бүлегенең башкарма комитеты рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнде.

Моннан тыш, президиум республиканың кайбер районнарында җирле башкарма комитетлар җитәкчеләрен билгеләү турында мәсьәләне карады.

 


Фикер өстәү