22 яшьлек кыз үзенә кул салган: «Ниләр булды икән балама?!»

Бүген Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче Сибагатуллиннар гаиләсенә зур кайгы килгән. Казан дәүләт энергетика университетының соңгы курсында белем алган 22 яшьлек кызлары Сөмбелә асылынып үлгән.

Бөрбаш авыл җирлеге башлыгы Равил Галимуллин без шок хәлендә, ди.
– Мин Казанда идем. Әлеге хәбәрне ишетүгә үк, кайтырга чыктым. Туры Гөлназ апайларга бардым. Алар барысы да аптырашта. Бу гаиләнең бар тормышы җиткән, алар бик тырыш. Бөтен эшне кешедән алдан эшләп куялар. Гөлназ апайның хәле бик авыр. “Шушы балалар өчен дип тырыштык бит без. Ниләр булды икән, балама?”, – дип өзгәләнә. Рәдиф абый белән сөйләшә алмадым, – диде ул.
Сөмбеләнең социаль челтәрдәге фотоларын без дә карап чыктык. Йөзеннән елмаю китмәгән. Әтисенең абыйсы Бөрбаш мәктәбе директоры Мәлик Сибагатуллин да, Сөмбеләне гел ачык йөзле, кешелекле итеп искә ала.
– Бу хәл төш вакытында булган. Миңа көндезге берләрдә шалтыраттылар. Сөмбелә өйдә бишенче сыйныфта укучы энесе белән кала. Әтисе Рәдиф кайтып кергәч тә, Сөмбеләне эзли башлый. Кычкырып та карый. Таба алмагач, печәнлеккә менә. Күңеле сизенгәнме, билгесез. Шунда кызының гәүдәсен таба. Безгә бик авыр. Ниләр булгандыр?.. Бөтенебез шушы сорауга җавап эзли. Сөмбеләнең ни сәбәпле бауга менгәнен берәү дә белми, – ди абыйсы.

Кыз Казаннан авылга карантинга кайткан була.
– Быел бит укып бетерә торган елы иде. Сеңлебез диплом эшләре белән мәш килә иде. Бик актив булды. Гел беренче иде укуда  да. Җырлады да, чит илләргә дә барды. Соңгы елларда күп җирдә булды. Күрәчәк булгандыр инде. Язмыштан узмыш юк, – ди Мәлик Сибагатуллин.

Бу гаилә хакында кемнән сорасаң да мактап кына сөйлиләр. Аларның ачы хәсрәтләрне күп кичергәнен дә әйтәләр.Әле күптән түгел Рәдифнең әтисе вафат була. Өч ел элек Гөлназның апасының җиде яшьлек кызы мәңгелеккә күзләрен йомган. Инде менә шул яралар өстенә яңасы өстәлә. Әлеге гаиләнең кайгысын уртаклашып, аларга сабырлык телибез.

Сүз уңаеннан, әле берничә көн элек кенә Балтач районыныд Көшкәт, Шеңшеңәр авылында ике яшь егет, Балтачның үзендә 50 яше дә тулмаган ике кеше асылынган.


Фикер өстәү