Синоптик: «Язның иртә килүе сагайта»

Быел яз 28 февральдә үк килде. Башка елларны 10 – 12 апрельдә генә эри башлаган кар катламы быел инде 11 мартта ук таркалды. Мартта исә һава температурасы, гомумән, 7 градуска җылырак булган. Кошлар да я иртәрәк кайткан, яки бөтенләй китеп мәшәкатьләнмәгән. Табигать безгә тагын нинди сюрпризлар әзерли? Җәй ничек килер дә, игеннәр уңышына ничек тәэсир итәр? Белгечләр журналистларга әнә шул хакта сөйләде.

КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев әйтүенчә, 1870 елдан башлап Җир шарында һава 1-1,1 градуска кадәр җылынган.

– Аеруча соңгы елларда бик тиз җылыну күзәтелә. Бу бик күп, чөнки мондый җылыну табигый шартларда берничә йөз, хәтта миллион ел дәвамында бара, – ди ул.

Климат җылыну диңгез сулары артуга, бу исә үз чиратында суның ачуына һәм кислород кимүгә китерә. Шулай ук катаклизмнар (корылык, янгыннар) арту да күзәтелә, ди белгечләр.

КФУның климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүхәдиев әйтүенчә, быел 83 көннең 5есе генә нормадан бераз суыграк булган. Башка көннәрдә һава температурасы нормадан югары торган. Җир шарының 70 процентында шундый ук хәл күзәтелгән.

Мондый гадәти булмаган һава торышы кошларның да башын әйләндергән. Биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов сүзләренә караганда, җылы якларга китүче кошлар соңгы елларда монда да гына кышлый.

– Яктылык, температура, дымлылык кошлар һәм үсемлекләр дөньясына бик нык йогынты ясый. Үсемлекләр вакытыннан алда яфрак яра, чәчәк ата башлый. Шулай ук билгеле бер төр бөҗәкләр саны да артырга мөмкин, – ди ул.

Орнитолог әйтүенчә, соңгы елларда кошлар тормышында зур үзгәрешләр бара.

– Кышын катмый торган сулыклардагы үрдәкләр саны егерме ел эчендә бермә-бер артты. Ул вакытларда унлап кошны гына очратырга туры килсә, быелгы исәпләүләр буенча, 1500дән артык үрдәкнең кыш чыгарга калуы билгеле булды, – ди ул.

Кара каргалар килү дә һәрвакыт табигатьтә яз җитү символы буларак кабул ителә иде, ләкин бу да хәзер тарихта гына калыр төсле. Быел алар да җылы якларга китеп мәшәкатьләнеп тормаган.

– Бу әле – башы гына. Кызылтүш, хәтта сыерчык кышлау очраклары да бар. Акчарлаклар да февраль ахырында ук кайтты. Бу – уникаль күренеш. Шаккаткыч, әмма без кичә Арчада аккошларны да күрдек. Кыр казлары да очып йөри. Гомер-гомергә иң соңгылардан булып, 12 – 15 майда керәшәләр очып кайта иде. Соңгы елларда алар инде 9 майда ук бездә күренә, – ди белгеч.

Быел талпаннар да иртәрәк уянган. Дөрес, әлегә алар активлашмаган. Шуңа күрә кояш нурлары астында уянган бөҗәкләр әлегә кешеләргә куркыныч тудырмый.

Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, якын көннәрдә һава торышы кискен үзгәрәчәк. Безне кояшлы, җылы көннәр көтә, дип вәгъдә итә алар. Пәнҗешәмбедән башлап көннәр аеруча җылыначак.

Быел җәй ничек килер дә, иген уңышлары ничек булыр икән? Журналистлар шул хакта да кызыксынды. Озак вакытка ясалган фаразлар буенча, синоптиклар апрель аеның нормадан җылырак буласын әйтә. Ә менә июль салкын һәм коры булырга охшап тора.

– Иген уңышы өчен иң мөһиме – җәйнең иртә килүе. Май, июнь айларындагы һава торышы зур йогынты ясый. Быел, Россия Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча, әлеге айларда һава температурасы нормада булачак. Шуңа күрә начар булмас дип уйлыйм. Дөрес, озак вакытка булган фаразлар 60 – 70 процентка гына туры килә. Ә менә июль коры киләчәк. Шулай да язның иртә килүе мине сагайта. Башка елларны мондый хәлнең булганы юк иде, – ди Юрий Переведенцев.

Зөһрә Садыйкова

Фото: pixabay.com

 


Фикер өстәү