Актанышта 65 яшьтән өлкәнрәкләргә җәмәгать урыннарында булу тыела

Актаныш районында коронавирус авыруына каршы саклык чаралары күрелә: муниципаль район башлыгы карары нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр 15 апрельгә кадәр үз фатирларыннан яки йортларыннан чыкмаска, кибет, сәүдә үзәкләрендә, базарларда, даруханәләрдә, җәмәгать урыннарында булудан тыелып торырга тиеш дигән. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе карары белән коронавирус авыруына каршы саклык чараларын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем төзелгән. Шулай ук «Игелек үзәге» ндә социаль хезмәткәрләр — волонтерлар да эшли. Өлкән кешеләр ярдәм сорап 3-02-80, 3-44-09 кайнар линия номерларына, кирәк булганда, беренче чиратта кирәк-яраклар, азык-төлек, дарулар сорап мөрәҗәгать итә алалар. Исеме, фамилиясе, адресы, телефон номеры, гариза бирүченең үтенечнамәсен дежур волонтер яза, ярдәм күрсәтүне оештыра.


Фикер өстәү