Татарстанда табылган «кисекбаш» иясенең бер атна элек үтерелгән булуы ачыкланган

Түбән Каманың Лесной урамындагы урман полосасы янында пакетка салынган ир-ат башы тапканнар. Әлеге табылдыкны эте белән йөрергә чыккан кеше таба. Эт пакет янында туктала, ә хуҗасы пакетны ачып карый һәм ир-ат башын күрә. Ул бердәм дежур-диспетчерлык хезмәтенә табылдык турында хәбәр итә.

ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, һәлак булган кеше 35-60 яшьлек ир-ат. Әлегә мәрхүмнең шәхесен ачыклый алмыйлар. Тәннең башка өлешләре дә табылмаган. Якынча бу кеше 7-10 көн элек үлгән дип аныклана.  «Кеше үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү