Пассажирлар ерак араларга йөрүче поездларга алынган билетларын онлайн режимда тапшыра алалар

Федераль пассажир компаниясе пассажирларга кире кайтарылмый торган тариф буенча сатып алынган билетлар өчен акчаны кире кайтару мөмкинлеген бирә. Хәзер моны тимер юл кассаларында гына түгел, онлайн да эшләп була. «Кире кайтарылмый » торган билетны 10 апрельгә кадәр тапшырырга мөмкин.

«Кайтарылмый торган» билетны гадәти билет кебек үк кире кайтарып була. Мәсәлән, әгәр пассажир поезд киткәнче 8 сәгать алдан билетны кире кайтарса, ул, РФ ФАС тарафыннан билгеләнгән 210 сум 60 тиен — билетны кире кайтарган өчен җыемнан тыш, билет бәясен кире алырга мөмкин.


Фикер өстәү