Кайсы куркынычрак: коронавирусмы, әллә  туберкулезмы?

Туберкулез дөнья буенча үлемгә китергән ун сәбәпнең берсе санала. Ел саен аның белән 10 миллионнан артык кеше авырый башлый. Шуның бер миллионы – 14 яшькә кадәрге балалар. 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы халыкара көрәш көне билгеләп үтелде. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы, 2030 елга туберкулез чирен бөтенләй юкка чыгару төп максатыбыз булырга тиеш, дигән өндәмә белән чыкты.

Республика туберкулезга каршы клиник диспансерының баш табибы Алексей Алексеев фикеренчә, аңа ансат кына ирешеп булмаячак. Беренче чиратта кешенең нинди яшәеш алып баруы, көн күрүе, туклануы, начар гадәтләре дә йогынты ясый.

— Аның һава аша таралуын онытмыйк, – ди Алексей Алексеев. – Кеше 30 яшькә җиткәндә, микобактерияләр белән  зарарланып өлгергән була инде. Чир килеп чыгуга бер сәбәп кенә кирәк. Элек, җитәрлек тукланмау аркасында башланып китә, дип сөйләсәк, хәзер ашау-эчүгә кытлык юк. Табында ризык җитәрлек. Тик азык-төлекнең сыйфаты белән генә мактана алмыйбыз. Сыйфатсыз ризык исә сәламәтлекне яхшыртмый, киресенчә, какшата. Моңа стресс өстәлә. Туберкулез чире йоктыру куркынычы зур булганнар рәтенә хроник авырулардан интегүчеләр дә керә.

Татарстанда узган ел чир 1124 кешедә табылган. Шуның 943е – республикада яшәүчеләр, 174е – чит ил кешеләре. Читтән килүчеләрнең күбесендә авыру үлгәч кенә беленгән. Дөрес, туберкулез белән авыручылар узган ел 2,7 процентка кимегән. Шулай да сырхаулар Биектау, Әлки, Теләче, Яшел Үзән, Нурлат, Бөгелмә, Әгерҗе, Чистай районнарында республиканың гомуми күрсәткеченнән югарырак икән. Туберкулез белән күбрәк шәһәр халкы авырый. Фтизиатрларда 2204 кеше исәптә тора, аның 35 проценты – әйләнә-тирәгә микобактерия бүлеп чыгара торган хасталар. Алар белән 9 меңнән артык кеше якыннан аралашканлыктан (гаилә әгъзалары, хезмәттәшләре, танышлары) шулай ук тикшеренү уза. Узган ел Татарстанда әлеге чирдән 107 кеше үлгән. Аннан алдагы елда 112 кешене югалтканбыз.

– Туберкулезны дәвалау җиңел түгел, дарулар бик кыйммәт. Кайбер очракта чир даруга тиз генә бирешми. Ул микобактерияләр мутацияләнгәннән килеп чыга. Аннан дәвалану вакыты да озакка сузыла. Кешегә яраклы препаратны билгеләү дә кыенлаша. Дәвалау чоры икешәр елга сузылган очраклар бар. Безнең халык, туберкулезны кемдер йоктырган, ә мин гомердә дә авырмаячакмын, дип уйлый. Чир килеп чыккач кына аның каядыр читтә түгел, янәшәдә генә йөрүен аңлыйлар. Ачык формадагысы табылган икән, бөтен гаилә әгъзаларын тикшерәбез. Алар да кимендә өч ай дәвалану уза. Сырхау үзе 1-2 ел бюллетеньдә утырырга мөмкин. Шундый хәлдә калмас өчен, вакытында  тикшеренеп, флюорография үтәргә чакырабыз, — диде баш табиб.

2019 елда республикада 37 бала да әлеге чир белән авырып, шактый вакыт диспансерда дәваланып чыккан. Ул күп очракта тикшеренгәндә ачыклана. Шуңа карамастан, тикшеренү чараларыннан баш тартучы ата-аналар саны кимеми. Бүгенге көндә республикада 4 меңнән артык бала тикшеренү узмаган.

— Аларның 20 проценты балалар бакчасына, мәктәпкә йөри, шәхси мәгариф оешмаларына йөрүчеләр дә байтак. Алар да теләсә кайчан авырып китеп, башкалар сәламәтлегенә куркыныч тудырырга мөмкин, – ди Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе бүлек җитәкчесе урынбасары Анна Алешина.

Балаларны нигездә манту, диаскин тест ярдәмендә тикшерсәләр, олы кеше флюорография уза. Флюорографияне сәламәт кеше ике елга бер үтсә, халык белән даими аралашучы һөнәр ияләре ел саен тикшеренә. Ул тикшеренүләр вакытында үпкәдән тыш, күкрәк читлегендә урнашкан башка әгъзалардагы авырулар, хәтта яман шеш тә табыла икән.

Бу көннәрдә киң җәмәгатьчелек коронавирусны йоктырмау өчен нинди генә чаралар күрми. Белгечләр ешрак кулларны юарга, чисталык сакларга һәм битлек кияргә киңәш итә. Ул чаралар туберкулездан да саклыймы?

– Андый киңәшләр безнең өчен яңалык түгел. Электән үк кешене чисталыкка, уяулыкка өндибез. Туберкулез да һава аша йога, бер чирдән саклану башкаларын да  булдырмыйча калырга ярдәм итәчәк, – ди республиканың баш фтизиатры.

Фәния Арсланова

Фото: dramedical.ru


Фикер өстәү