Соңгы арада чүпләрне аерып җыю турында күп сөйлиләр. Берәүләр чүп савыты янына да барып җитмичә, чүбен теләсә кая ташлап калдырганда, калдыкларны аерып җыю турында сүз була аламы? Эшне нидән башларга кирәк?
Нурлат районында калдыклар өчен аерым савытлар урнаштыру эшен моннан 18 ел элек башлыйлар. Ул чакта район башлыгы булып эшләгән, хәзер Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин әнә шундый тәртип кертә.
– Ул чакта атлар тота идем. Чабышкы атны Германиягә ярышка алып бардым. Вильгелм исемле танышымда тукталдык. Моның өе безнекеннән берни белән аерылмый, тик бакчасында бәрәңге, кишер түгел, ә чирәм үсә. Бераздан ул мине чүп ташларга алып чыгып китте. Икешәр капчык тотып, урамга чыктык. Алардагы чүплекне күреп гаҗәпкә калдым. Ак, яшел, кызыл, сары төстәге дүрт контейнер урнаштырганнар. Һәрберсенә төрле чүп ташлыйсың. Иң кызыгы – чүп савытларын Татарстанда җитештергәннәр, – дип искә ала депутат. – Нурлатка кайткач, чүп ташлау эшен яңача оештырырга уйладым. Халыкка күренеп тора торган урыннарда чүпне аерып җыю өчен савытлар куйдырттым. Кайсына нәрсә саласын да язып куйдык. Үзем дә шулай эшләдем, башкалардан да таләп иттем.
Бервакыт чүплеккә олы яшьтәге абзый килә. Аны-моны уйламый, гомуми чүп дигән тартмага ярты чиләк макарон ташлый. Аңа район башлыгы алдында җавап тотарга туры килә.
– Абзый, ничә тапкыр ачлык күрдең? – дим.
-Ике, – ди.
-Мин бер дә күрмәдем, әмма ризыкны болай ташлау кирәкми, – дидем. Күп катлы йортларда ризык калдыгы өчен махсус савытлар куйдырткан идек. Аларны авылдан малларга дип килеп алучылар да булды. – Теге абзыйны исә чүплек өчен җаваплы кеше итеп билгеләдек, – дип искә ала Фатих Сибагатуллин. – Чүпне аерып җыюны оештыру өчен, иң элек түрәләрне үзгәртергә кирәк. Үзеңнән башласаң, иярүче булачак.
Республика халкы чүпне аерып җыямы соң? Казанның бер идарәче оешмасында урам себерүче булып эшләүче Дмитрий Смирнов белән сөйләшкәннән соң, юк икән әле, дигән нәтиҗәгә килдем.
– 10 елдан артык урам себерәм. Моннан берничә ел элек, ишегалдына чүпләрне аерып ташласыннар өчен, махсус савытлар куелды. Әмма аңа карап кына кеше чүпне аерып чыгармый, – ди ул.
Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Мөлекова белдергәнчә, алар бары тик экологик тәрбия бирергә генә тырыша. Калганы исә кешеләрнең үзләреннән тора, ди ул.
– Татарстанда укытучыларга чүпне аерып җыю турында дәресләр үткәрүгә ярдәм итәчәкләр. «ЭРА» яшьләр инициативаларына ярдәм итү фонды һәм «ЭКА» иҗтимагый оешмасы педагогларны «Безнең белән аерып җый!» дигән экологик акциягә кушылырга чакыра. Дәресләр интерактив биремнәрдән тора. Балаларны калдыкларны киметергә өйрәтәләр, – ди Лилия Мөлекова.
Балаларны укытып өйрәтсәләр, олылар өчен чүпне аерып җыярга өндәгән чүп әрҗәләре куюны дәвам иттерәләр.
– Бу контейнерлар икенчел эшкәртелә торган биш төрле чүпне җыя. Аларга кәгазь, пыяла, чүпрәк, пластик, металлдан эшләнгән калдыкларны ташлап булачак. Беренче тапкыр бу проект Менделеевскида эшләтеп җибәрелде. Өч ел эчендә биредә 40 шундый әрҗә куелды. Кешеләр әкренләп чүпләрен аерып ташларга өйрәнеп килә, – ди чүп әрҗәләре куючы оешма җитәкчесе Сергей Балтаев. Узган елның җәендә мондый чүп савытлары Иннополиска куелган. Киләчәктә аларның санын арттырмакчылар. Бу савытларның уңай ягы бар – чүп тулгач, калдыкларны җыючы төбәк операторына бу хакта хәбәр җибәрелә.
Мәскәү дәүләт университеты профессоры Валерий Петросян, чүптән электр энергиясе һәм җылылык алып була, ди.
– Чүпне ташлаганчы ук аерырга кирәк. Без икенчел чималны эшкәртә алабыз. Эшкәртә алмаган чималдан электр энергиясе, җылылык алып була, – ди профессор. – Хәзерге вакытта илдәге чүптән бары тик аларны яндырып кына котылып була. Тирә-якка зарарлы матдәләр чыгар дип уйламагыз – соңгы технологияләр белән төзелгән заводларда табигатькә дә, кешеләргә дә зыян килмәячәк. Аларның һавага китергән зарары йомшак уенчык ясаучы фабриканыкы төсле генә булачак.
Чит ил димәктән, Германия чүпне икенчел эшкәртү буенча алдынгылыкны бирми. Биредә каты көнкүреш калдыкларының 67 процентыннан икенчел чимал эшкәртәләр. Европа берлеге илләрендә соңгы өч ел эчендә чүптән энергия ясаучы 31 яңа завод сафка баскан. Киләсе биш елда аларның саны 50гә җитәчәк. 2035 елда калдыкларның бары тик 10 проценты гына күмелсен өчен аларга 170 шундый завод кирәк булачак.
Сүз уңаеннан, Казан мэры Илсур Метшин шушы көннәрдә беренче җир асты көнкүреш калдыклары җыю системасы белән танышты. Ул Казанның “Малиновка” торак комплексында урнашкан. “Мондый ябык чүплекләрне яңа төзелүче башка йортлар янәшәсенә дә куярга кирәк”, – диде мэр.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat