Азык-төлек идарәсе рәисе Гафур Хәсәншин: «Төрле арадашчылардан дистәләрчә тапкыр алданган авыл халкы башта безгә дә шикләнебрәк карады»

Саба районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе рәисе Гафур Хәсәншин әйтүенчә, төрле уку йортын тәмамлап, туган авылларында эшкә калучыларга уңайлы эш шартлары булдыру, торак мәсьәләсен хәл итү һәм башка юнәлешләрдә ярдәм итү өчен махсус программа булдырылган. Нәтиҗәсе бар: былтыр, югары уку йортын тәмамлап, егермедән артык белгеч кайткан. Аларга 6 миллион 210 мең сумлык төрле ярдәм күрсәтелгән.

Укудан соң туган ягына кайткан егетләрнең берсе – Рамил Гарипов. 2009 елның 10 апрелендә район җитәкчеләре башлангычы белән ул тәүлегенә 24 мал эшкәртү мөмкинлеге бирүче сугым цехы төзи башлаган.

— Эш күләме елдан-ел арта. Узган ел эшкәртелгән ит 1300 тоннага җитте. Быел күбрәк булыр дип өметләнәбез, – ди Рамил

Авыл җирлегендә туып үскән егет буларак мондый эшнең шәхси хуҗалыкларында терлек-туар асраучылар өчен никадәр мәшәкатьле булуын да белә. Әмма каккан казыктан алып, заманча җайланмалар белән җиһазландырылган предприятие дәрәҗәсенә китереп җиткерү өчен, никадәрле йокысыз төннәр кирәк булачагын тора-бара тагын да тирәнрәк аңлый. Уен эшмени: юллар төзү, электр уты кертү, су, газ һәм башка төр эшләрне проектлаштыру чыгымнары гына да йөзләрчә мең сумга төшә. Ярый әле, район һәм республика оешмалары ярдәме белән 30 миллион сум грант оталар. Дәүләт ярдәменнән башка бу кадәр зур эшне башкарып чыгу мөмкин дә булмас иде.

Рамилнең кечкенә генә эш бүлмәсеннән кеше өзелеп тормый. Берничә баш терлектән башланган сугым эшенең күләме еллап түгел, айлап арта икән. 2018 елда 526 тонна ит эшкәртсәләр, узган ел бу сан ике тапкыр арткан!

– Иң кыены – халыкның ышанычын кире кайтару булды. Төрле арадашчылардан дистәләрчә тапкыр алданган авыл халкы башта безгә дә шикләнебрәк карады. Әмма шәхси хуҗалыкларның мәнфәгатен кайгыртып, барлык сату-алу эшләрен гадел алып барганны күргәч, үзебезнең район авылларыннан гына түгел, тирә-күрше районнардан да чакыра башладылар. Билгеләнгән вакытта малларны шәхси хуҗалыкларның ишегалдыннан барып алабыз. Ите-тиресе өчен генә түгел, баш-аяклары өчен дә тиешле түләү куелган. Терлек хуҗасы теләген исәпкә алып, акча белән шунда ук исәп-хисап ясыйбыз, – ди кооператив белгече Фәннур Гарипов.

Шәхси хуҗалыклар белән башланган эшкә районның крестьян-фермер хуҗалыклары да бик теләп кушылып киткән. Кооператив әгъзалары арасында район күләмендә генә түгел, республикага танылган З.Мөхәммәтшин, Р.Әхмәтов исемендәге фермер хуҗалыклары булу үзе үк күп нәрсә сөйли.

Хуҗалыкларда терлек-туар күбрәк булган саен, безгә файдалы, диләр. Мал асраучыларга төрле ярдәм күрсәтергә тырышалар. Нәселле терлек белән дә булышалар. Кирәк була калса, терлек азыгы белән дә ярдәм итәләр.

Кооператив ишегалдында тагын бер бина төзелеп килә. Киләчәктә ит эшкәртеп, төрле ит продукциясе, шул исәптән, колбаса ясамакчылар.  Малларны хәзер тирә-як авыллардан гына түгел, күрше төбәкләрдән дә барып алалар. Моның өчен кооператив 6 миллион 500 мең сумлык яңа техника кайтарткан.

Камил Сәгъдәтшин


Фикер өстәү