Өйдән чыкмый гына 25 төрле дәүләт хезмәтен куллану мөмкинлеге булдырылды

Өйдән чыкмыйча гына, интернет аша (Татарстан Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына кереп) электрон рәвештә 25 төрле дәүләт хезмәте алу мөмкинлеге ачылды. Шуның 8се – дәүләт, 17се – муниципаль хезмәт.

Коронавирус таралу куркынычы күбрәк вакытыбызны өйдә утырып уздырырга мәҗбүр итә. Шуңа күрә бүгенге катлаулы шартларда гадәттәге эшләрнең күпчелеген өйдән торып кына башкарырга, шул исәптән хезмәт күрсәтүләрне дә өйдән чыкмыйча гына алырга туры килә.

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталы, үзебезнең, шулай ук якыннарыбызның сәламәтлеген куркыныч астына куймыйча, кирәкле барлык хезмәтләрне читтән торып алу мөмкинлеге бирә. Моның өчен ноутбук һәм аның интернетка тоташтырылган булуы гына кирәк.

Портал аша электрон рәвештә алу мөмкинлеге булдырылган 25 төрле хезмәт күрсәтүдән торучы исемлекне игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
8 дәүләт хезмәте Татарстан Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы карамагына керә. Болар:

1. Мәктәпкәчә оешмаларда баланы карау һәм тәрбияләүгә ата-ана түләвенең бер өлешенә компенсация билгеләү.
2. Татарстан Республикасында хезмәт базарындагы хәлләр турында мәгълүмат бирү.
3. Балага айлык пособие билгеләү.
4. Пенсионерларга юл йөрүгә айлык акчалата түләү билгеләү.
5. Инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия-ташлама.
6. Күп балалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидия- ташлама.
7. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган (шул исәптән тәрбиягә алынган балалар да күздә тотыла) гаиләләрдән мәктәп укучыларына һәм студентларга, укуларын тәмамлаганчы, әмма унсигез яшькә җиткәнче генә, юл йөрүгә айлык субсидия билгеләү.
8. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган (шул исәптән тәрбиягә алынган балалар да күздә тотыла) гаиләләргә дарулар сатып алуга субсидия билгеләү.

Моннан тыш Казанда яшәүчеләр читтән торып тагын 17 хезмәт төрен алырга мөмкин:

1. Җир эшләрен башкаруга ордер (рөхсәт) бирү.
2. Урам рекламасын урнаштыру проектын (паспорт) килештерү.
3. Агачлар һәм куаклар кисүгә, ябалдашларын тигезләүгә яки утыртуга рөхсәт бирү.
4. Архив фондларыннан архив белешмәләре, архивтан өземтәләр, архив документлары күчермәләрен һ.б. бирү.
5. Адреслар бирү, аларны үзгәртү һәм юкка чыгару.
6. Төзелешкә бәйле булмаган эшләр ягыннан, объектның архитектурасын килештерү.
7. Реклама конструкциясен урнаштыруга һәм аннан файдалануга рөхсәт бирү.
8. Дәүләт милкендәге яки муниципаль милектәге җирләрдән яисә җир кишәрлегеннән файдалануга рөхсәт бирү.
9. Автомобиль юлларында хәрәкәтне вакытлыча чикләнүгә яки туктатуга рөхсәтләр (боерыклар) бирү.
10. Муниципаль мөлкәттәге җир кишәрлеген аукцион рәвешендә үткәрелүче торгларда сату юлы белән милеккә бирү.
11. Җирле әһәмияттәге автомобиль юлларыннан файдаланучыларга автомобиль юлларының торышы турыда мәгълүмат бирү.
12. Муниципаль мөлкәтне арендага бирү буенча гамәлдәге килешүне өзү.
13. Муниципаль милекне арендага бирү.
14. Муниципаль берәмлекнең муниципаль мөлкәтен бушлай файдалануга бирү.
15. Муниципаль милектәге су объектларын һәм (яки) аларның бер өлешен файдалануга тапшыру турында рөхсәтләр бирү.
16. Муниципаль учреждениеләргә, муниципаль казна предприятиеләренә – оператив идарә хокукында һәм муниципаль унитар предприятиеләргә – хуҗалык алып бару хокукында муниципаль мөлкәтне рәсмиләштерү (билгеләү).
17. Милек реестрыннан өземтә бирү.

Сүз уңаеннан, 2019 елда электрон рәвештә күрсәтелгән хезмәтләр санының 300 меңнән артып китүен искәртик.

Фото: digital.tatarstan.ru


Фикер өстәү