Татарстанда 60 километрдан артык федераль автомобиль юлын төзекләндерәчәкләр

Быел Татарстанда М7 «Волга» трассасының — 41 км, Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юлының 21 километрына тузудан саклый торган махсус катлам җәячәкләр. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Эшләрнең иң күләмлесе М7 трассасында башкарылачак. Әйтик, әлеге автомобиль юлының Алабуга, Минзәлә һәм Менделеевск районнары буйлап уза торган участокларында асфальт-бетон катнашмадан торган өске катлам җәячәкләр. Ул климат үзенчәлекләрен һәм хәрәкәтнең интенсивлыгын исәпкә алып сайланган.

Моннан тыш, биредә юл кырыен ныгытачаклар һәм горизонталь билге сызачаклар.

«Республиканың Буа районында Р-241 Казан — Буа — Ульяновск автомобиль юлының 109+300 километрдан алып 130+400 километрга кадәрге участогында асфальт-бетон катлам җәеләчәк», — диелә учреждениенең матбугат хезмәте хәбәрендә.

Быел Татарстанда 140 километр озынлыгындагы федераль автомобиль юлын норматив хәлгә китерү күздә тотыла.

Россиядә 2019 елдан бирле РФ Президенты Владимир Путинның «май» указы нигезендә булдырылган «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.


Фикер өстәү