Ишегалды төзекләндереп ямь табучы Илнара Гыйләҗиева: «Тырышып эшләргә, ниндидер яңалык табарга омтылам»

 «Безнең ишегалды» дәүләт программасы ярдәме белән Татарстанда барлыгы 6775 ишегалды тәртипкә китереләчәк. Шуларның 1851ендә төзекләндерү эшләре инде быел башлана. Хәзерге вакытта һәр районда быел төзекләндереләчәк ишегалларының проектын эшлиләр.

Ютазы районында бу эшләрне архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге җитәкчесе Илнара Гыйләҗиева башкарган. «Безнең ишегалды» программасы барлыкка килүгә ул сөенеп туя алмый.

– Ютазыда гына түгел, республиканың бөтен районнарында да ишегалларының төзекләндерүгә мохтаҗ икәнлеге күренеп тора иде. Без үзебезгә, ничек тә бу программага эләгергә кирәк, дигән максат куйдык. Шөкер, теләкләребез чынга ашты. Быел 15 ишегалдын төзекләндерәчәкбез, – ди Илнара Гыйләҗиева. – Әлеге эшне Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталья Фишман-Бикмамбетова командасы белән берлектә алып барабыз. Шунысы сөендерә: шушы көннәрдә ул мин эшләгән ишегалды проектын мактауга лаек дип тапкан. Бу җылы сүзләр миңа канат куйды. Хәзер тагын да тырышып эшләргә, ниндидер яңалык табарга омтылам.

Илнара районга моннан дүрт ел элек, югары уку йортын тәмамлагач кайта. Күңеленә якын эш белән шөгыльләнүенә сөенеп туя алмый ул. Ишегаллары халык фикерен исәпкә алып төзекләндереләчәк, Илнара алар белән аралашканда киңәшләрен дә биргән.

– Кайбер йортларда яшәүчеләр ишегалларына балалар мәйданчыгы куюны теләми. Кемгәдер тигез итеп юл ясау да җитә. Спорт мәйданчыкларын күпсенеп, машина кую урыннары сораучылар да бар. Без алтын урталыкны табарга тырышабыз. Киләчәккә карап эш йөртәбез. Бәлки, бу ишегалдына карап торучы йортларга берничә елдан яшь гаилә күчеп килер. Ул очракта балалар мәйданчыгы кирәк булачак. Әлбәттә, спортсыз да булмый. Машина куяр өчен махсус урыннар барлыкка килде. Хәзер элеккечә балалар мәйданчыгына куймаячаклар инде. Шуңа да проектны кешеләрнең һәркайсына ошарлык, аларның таләпләренә туры килерлек итеп төзедек. Әлеге программа ярдәме белән без тирә-ягыбызны тагын да матурлаячакбыз, – ди ул. – Парклар һәм скверлар елын искә төшерик. Ул чакта Татарстаныбызның болай матур буласына күпләр ышанмаган иде. Ә хәзер халыкны парктан кайтарып булмый. Әмма аның паркка барганчы, башта ишегалдына чыгасын онытмыйк. Дөнья шуннан башлана. Ә андагы матурлыктан, төзеклектән кешеләрнең кәефе күтәрелергә тиеш.

Кукмарада быел дүрт ишегалдын төзекләндермәкчеләр. Биредә яшәүчеләргә машина кую урыннарыннан бигрәк… кер элү урыннары кирәк икән. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин үзе дә аптырашта.

– Бер яктан кызык тоелса да, халыкның керне урамда киптерәсе килүе аңлашыла. Беренче катта яшәүчеләрнең балконы юк бит, – ди ул. – Быел төзекләндереләсе ишегалларының проекты әзерләнеп бетте. Шушы көннәрдә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашып, проектны килештермәкче булабыз. Әгәр ниндидер өстәмәләр булса, төзәтмәләр кертәбез.

Кукмарада 2021-2022 елларда тагын 29 ишегалдын тәртипкә китерәчәкләр. Алга таба үзгәрешләр Лубян бистәсендә, «Нырты» совхозындагы күпкатлы йортларга барып җитәчәк.

– Лубянда да, «Нырты»да да эшләнәсе эшләр тагын да күбрәк. Шунысы сөендерә:  әлеге программага эләккәч, берьюлы берничә эшне башкарып була. Бу авыллар өчен юлны төзекләндерү дә бик зур эш булып тора. Юлы төзекләнә, тротуары салына. Аннан соң балалар мәйданчыгы төзелә, олылар өчен ял итү урыннары барлыкка килә. Шушы вак кына тоелган эшләр кешенең тормышын уңай якка үзгәртә. Авыл кешеләре өчен ниндидер төзекләндерү эшләре башлау да киләчәккә өмет уята. Алар инде хәзердән үк килеп рәхмәтен әйтә, – ди Рөстәм Әхмәдуллин.

Арчада быел 31 ишегалды төзекләндереләчәк икән. Нинди эшләр башкарылачагы тәгаенләнгән инде. Биредә яшәүчеләр асфальтны яңарту, машина кую урыннарын арттыруны, чүп түгү өчен махсус мәйданчык булдыруны сорый икән.

– Һәр подъезд каршында чүп савыты, ял итү өчен утыргычлар булачак. Ишегалларында утлар янып торачак. Без бу программага эләгүебезгә бик шатбыз. Эшләнәсе эшләр күп иде. Арчабызда гына да тагын 240лап ишегалды бар. «Безнең ишегалды» программасы төшкә дә кермәгәнне чынга ашыра, – ди Арча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Йосыпов.

«Безнең ишегалды» дәүләт программасының үтәлешен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз контролендә тота. Бу максатта бюджеттан 50 млрд сум акча бүлеп бирелә.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү