Рөстәм Миңнеханов заманча проектлар белән танышты

Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты рәислегендә бер-бер артлы ике җәмгыятьнең утырышы узды.

“Татнефть” гавами акционерлык җәмгыятенең  Директорлар Советы утырышында катнашучылар, климат үзгәрүдән чыгып, экологик иминлек өлкәсендәге эшләрнең барышы белән танышты. Компания узган елда “БМО глобаль килешүенең илкүләм челтәре” ассоциациясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйган. Анда “Татнефть”нең парник газларын һавага чыгаруны һәм углерод эзен киметү эшчәнлеге билгеләнгән.

“Татнефтехиминвест-холдинг” ачык акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышында исә Рөстәм Миңнехановны химия тармагын үстерү буенча инновацион проектлар белән таныштырдылар. Әйтик, КНИТУ-КХТИның кафедра мөдире Харлампий Харлампиди каучук, синтетик майлар һ.б. җитештерүдә файдаланыла торган пропилен оксидын алу ысуллары турында сөйләде. Дөнья күләмендә бу матдәне җитештерүнең нибары 1 проценты гына Россиягә туры килә. Аны Түбән Кама “Нефтехим” компаниясе эшләп чыгара. XXI гасыр башларында пропилен оксидының яртысы диярлек хлорга нигезләнеп җитештерелгән. Кафедра мөдире аны зыянсызрак матдә – органик гидропероксид нигезендә  алу ысулын тәкъдим итте. Казан федераль университетының кафедра мөдире Михаил Варфоломеев исә уку йортының иярчен газны саклау һәм транспортлау буенча үзенчәлекле технология эшләве турында сөйләде. Камилләштерелгән технология газ эшкәртү заводына чимал җибәрүдә һәм ерактагы авылларны газ белән тәэмин итүдә кулланылырга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә технологиянең гамәлдә кулланылышын, күпмегә төшүен өйрәнергә кушты.


Фикер өстәү