Татарстанда табиблар биш яшьлек кызның ашказаныннан бер метрлы чәч чыгарган

Түбән Кама шәһәрендә биш яшьлек кыз эче авырту, косасы килүгә зарланып хастаханәгә эләгә. Аңа Перинаталь үзәкге булган Балалар шәһәр хастаханәсендә операция ясап эченнән 300 грамлы чәч толымын чыгаралар. 

Медиклар сүзләренә караганда, кыз хастаханәгә күңел төшенкелеге, косу һәм эче авыртуларга түзә алмый китерелгән булган. Үткәрелгән тикшерүдән соң пациенткада трихобезоар — бөтен ашказаны, унике эчәклеген һәм юка эчәклекнең бер өлешен били торган ят әйбер барлыгы ачыклана.

Операция вакытында табиблар кызның организмыннан 300 граммлы һәм бер метрга якын озынлыктагы тыгыз чәч толымын чыгарганнар. 1нче хирургия бүлеге мөдире Алексей Спиридонов аңлатканча, бу патология чагыштырмача сирәк очрый һәм начар гадәтләре — чәч, йон эшләнмәләре чәйнәүче балаларда (кызларда ешрак) очрый. Нәтиҗәдә, ашказанында азык массалары һәм лайлалы чәчләр белән тулган «чәч шеше» барлыкка килә.

Операция кичергән кыз хәзер үзен яхшы хис итә һәмхастаханәдән чыгарга әзерләнә инде. Табиблар ата-аналардан үз балаларының гадәтләренә игътибарлырак булырга сорый. Бу сәламәтлек белән бәйле күп кенә проблемаларны булдырмаска ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә әлеге Балалар шәһәр хастаханәсенең матбугат хезмәте.

 

Фото: kazanfirst.ru

Фикер өстәү