10 ел үтеп киткән: бүген Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Президенты вазифасына керешкән көн

Нәкъ 10 ел элек — 25 мартта Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Президенты вазифасына керешкән иде.

Ул көнне Миңнеханов 800 кунак каршында ике телдә ант бирде. Тантаналы чара С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында үткәрелгән иде.

Татарстан Президенты вазифасына Рөстәм Миңнехановны ул вакыттагы Россия Президенты булган Дмитрий Медведев тәкъдим итте. Соңрак Татарстан Дәүләт Советы аның кандидатурасын бер тавыштан раслады. Миңнеханов аңа кадәр 12 ел дәвамында Татарстан хөкүмәтен җитәкләде. Ул Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевка алмашка килде.


Фикер өстәү