Игорь Бикеев: “Конституциягә кертеләсе үзгәрешләр күп кенә экологик проблемаларны хәл итәчәк”

Конституциягә табигатьне саклау буенча кертеләсе үзгәрешләр кешеләрнең әйләнә-тирә мохитка булган таләпләренә туры килә. Казан инновация унитверситетының беренче проректоры, Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев шундый фикердә.

– Россия халкын экология проблемасы бик борчый. Россия Хисап палатасының 2019 елның 6 августында уздырган “кайнар линия”сенә атмосфера һавасының, сулыкларның пычрануы, чүплекләрнең күплеге, калдыкларны аерым җыю мөмкинлеге юклыгы, полигоннарның торак йортларга якын урнашуыннан зарланган хәбәрләр килгән. Димәк, төзәтмәләргә үзгәрешләр халык фикеренә нигезләнеп кертелә, – ди ул.

Депутат фикеренчә, төзәтмәләр кертелгәч, экологик шартларны яхшырту, әйләнә-тирәгә ясалган төрле тискәре йогынтыны киметү, илдәге биологик һәм табигый күпкырлылыкны саклауга игътибар артачак, хайваннарга җаваплы караш тудырылачак.

– Дөрес, моңарчы да без табигатьне һәркем сакларга тиеш, аның байлыкларын сакчыл кулланырга тиеш дип килдек. Хәзер бу эш Россия Хөкүмәтенә югарылыгында контрольдә булачак. Экологик проблемаларны хәл итеп кенә калмыйча, Хөкүмәт яшь буынны бу юнәлештә укыту, тәрбия бирү өчен дә шартлар тудырачак, – ди ул.


Фикер өстәү