Пакетта башы табылган ирнең кем булуын ачыклый алмыйлар

Мәрхүмнең башын Түбән Кама җирле массивында, Кызыл Чишмә бистәсе янындарак тапканнар.

Татарстан буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре Түбән Камада яшәүчеләрдән мәрхүм ир-атның шәхесен билгеләүдә ярдәм сорый. Пакетка төрелгән башны җирле кеше тапкан. Ул урман массивы буйлап Кызыл Чишмәгә таба баручы юлдан 20 метр ераклыкта ятучы кара пакетка салынган була. Тикшерүчеләр «Үтерү»маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, үлем 1 марттан 23 мартка аралыгында булган.

Үтерелгән кешегә якынча 30-50 яшь, чәчәләре кара-рус төсендә, алгы рәттәге тешләре имгәнмәгән, аскы тешләренең берсе ак коронкага утыртылган, өстәге бер теше алтын төстәге коронка белән эшләнгәнлеге билгеле, экспертлар ир-атның күз төсен ачыклый алмаган.

Тикшерүчеләр бу үлем буенча мәгълүматны белүчеләр булса, яки шушы ук билгеләр буенча югалган ир-ат туганнарын (дусларын) эзләүчеләр булса, тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать итүләрен сорый : 8 (843) 221-75-15, 8 (8555) 39-23-24, йә полициягә: 02 (102).


Фикер өстәү