Янгын җиде кешенең гомерен өзгән

Пенза өлкәсендә янгын вакытында җиде кеше һәлак булган. Алар арасында өч бала һәм дүрт олы кеше бар.

Пенза өлкәсендәге Түбән Ломов шәһәрендә шәхси йортта зур янгын чыккан. Йортта 2012 нче елда туган ике кызы белән әнисе һәм аларның кунаклары булган. Кунаклар арасында яшь сабый да булганлыгы билгеле.

Гаилә имин булып саналган.

Янгынның сәбәпләре ачыклана.

 

ФОТО: Лайф.ру

Фикер өстәү