Ирада Әюпова мәдәният хезмәткәре көне белән котлады

25 март – Мәдәният хезмәткәре көне. Бу  уңайдан Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова редакция аша мәдәният хезмәткәрләренә, сәнгать эшлеклеләренә, тармак ветераннарына котлау ирештерде.

“Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – мәдәният хезмәткәре көне уңаеннан котлыйм!

Сез халыкны мәдәниятле итү миссиясен намус белән үтәп киләсез. Сезнең күпкырлы  иҗади хезмәтегез, республикабызда яшәүче халыкларның тарихи-мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерүгә гаять зур өлеш кертүегез иң эчкерсез ихтирам-хөрмәткә лаек. Сез күңел байлыгыгызны башкаларга юмарт өләшәсез, аларга гүзәл сәнгать дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итәсез. Сезнең идеяләрегез, тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә республикабызның мәдәни  тормышы елдан-ел эчтәлеклерәк һәм баеракка әйләнә.

Илебез тарихында мәдәният роле бәһаләп бетергесез зур. Быел без Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75 ел һәм Татарстан АССР оештырылуга 100 ел тулуны билгеләп үтәбез.  Бу елларда нәкъ менә сәнгать көч тупларга, сугыш фронтларында, соңрак – зур төзелешләрдә җиңүләр яуларга ярдәм иткән. Сезнең бүгенге миссиягез дә – бәһасез! Мәдәниятнең илебез дәүләт сәясәтендәге өстенлекле юнәлешләр исемлегенә кертелүе очраклы түгел.

Безнең горурланырлыгыбыз бар! Бүген Татарстан мәдәният өлкәсендә төп күрсәткечләр буенча алгы сафларда бара. Республика “Мәдәният” илкүләм проекты буенча планны арттырып үтәде. Узган елда Татарстанда яшәүчеләр һәм республикабыз кунаклары 28 миллион тапкыр артыграк мәдәният учреждениеләрендә булды. Бу – гомуми эшебез нәтиҗәсенең һәм тулаем тармакны дөрес юнәлештә үстерүнең дәлиле.

Безнең мәдәният йортларыбызда, китапханәләр, театр, музей, балалар сәнгать мәктәпләрендә эшләүчеләрнең һәммәсенә сайлап алган һөнәрләренә тугрылык өчен эчкерсез рәхмәтләремне җиткерәм.

Хөрмәтле коллегалар, нәтиҗәле, халык өчен кирәкле хезмәтегез, иҗатыгыз, армый-талмый эшләвегез өчен чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләрен кабул итегез! Коронавирус пандемиясе сәбәпле мәдәният  учреждениеләре ишекләре ябылу да сезне туктатмады. Сез тамашачыларны искитмәле онлайн-спектакльләр һәм виртуаль экскурсияләр белән сөендерүне дәвам итәсез.

Бәйрәм уңаеннан сезгә иҗади күтәренкелек, тармактагы яңалыкларга сизгер һәм иҗади булып калуыгызны телим. Сезнең эшчәнлек тирәгездәгеләргә һәм үзегезгә бары тик канәгатьлек хисләре генә китерсен! Һәркайсыгызга бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия ташкыны, иң кыю идеяләрегезнең, яңа проектларыгызның тормышка ашуын, сәламәтлек һәм иминлек телим!”


Фикер өстәү