Рөстәм Миңнеханов әйтте: 10 ел дәвамында президент авызыннан чыккан сүзләрне барладык

2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Татарстан Президенты вазифасына билгеләнде. Әлеге вазифага аны ул вакытта Россия Президенты булган Дмитрий Медведев тәкъдим иткән иде. Татарстан Дәүләт Советы Миңнеханов кандидатурасын бер тавыштан раслады. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә алмашка килде.

Президент әйтте:

«Кечкенә вакытта мәктәпкә йөрергә яратмадым. Иң яраткан фәннәрем – математика, тарих, география, физика».

 

«Гаилә – ул хатын-кыз. Гаиләдә ир-ат өстәмә товар кебек кенә. Безнең гаиләдә әни баш иде».

 

«Бәхетле» – ялкау хатыннар өчен ул. Хатыныгыз пешерә белсә, «Бәхетле»гә барып бернәрсә дә алмыйсың».

«Көчле төбәкләр – көчле Россия».

«Хакимияттә хатын-кыз хезмәткәрләр булырга тиеш. Минем авыр мәсьәләләрне хәл итә торган ярдәмче хатын-кызларым күп».

«Мин шәһәргә күченү турында хыялланмадым да. Эш буенча шулай килеп чыкты».

«Без допингсыз җиңәбез».

«Мин эстрада өлкәсендә белгеч түгел. Әмма татар эстрадасының бүгенге дәрәҗәсе белән килешә алмыйм. Фонограмма, нәрсәдер кигәннәр, селкенәләр, нидер җырлыйлар. Алар белән берәү дә шөгыльләнми. Факультатив дәресмени».

«Барысы да яратса, дөрес түгел. Көндәшлек булырга тиеш».

«Телне саклар өчен, аны кулланырга кирәк. Оялырга ярамый. Тел безгә кирәкми дисәк, ул башкаларга кирәк булырмы? Үрнәкне үзебез күрсәтергә тиеш».

«Контроль пакет» барыбер безнең кулда булырга тиеш. Барыгызга да «контроль пакет»ларның үз кулларыгызда булуын телим!»

«Зур бәйрәмнәрдә мәчеткә йөрим. Бәлки, вакыт үтү белән, намазга утырырга да мөмкинлек булыр».

«Гаилә барыбер хатын-кыз җилкәсендә бит. Эше дә өйгә кайтып керми торган булса, кыенга туры киләчәк. Җитәкчеләр арасында ир-атларның күп булуын мин бары тик шуның белән генә аңлата алам».

«Шулай да иң яхшы тәрбия гаиләдә дип уйлыйм. Яхшы әти-әни өйрәтми ул, үз үрнәгендә тәрбияли. Аларның кабатлап-кабатлап әйткән сүзләре гомерлеккә колакка эленеп кала. Мәсәлән, ашый башлаган ризыкны калдырма, табын яныннан киткәндә амин итәргә онытма, дигән сүзләрне кайсыбыз гына хәтерләми. Тәрбиянең бер төре бит инде ул».

«Иң яхшы ресторан өйдә инде ул. Бернинди «Мишлен» да кирәкми».

«Мин, горурланып, үземне «татар» дип яздырачакмын».

«Ут күрше – ул син янсаң, күршең дә яна дигәнне аңлата».

«Эшмәкәр беркайчан да хакимиятне яратмаячак. Тик без аларны яратырга тиеш».

«Сүз белән түгел, эш белән хәл күрсәтергә кирәк. Хатын-кызларны күбрәк бәби табарга үгетләргә кирәк. Ир-атлар каршы килмәс дип уйлыйм».

«Яшьләр тегенди-мондый, диләр. Без дә яшь идек, безнең хакта да шулай сөйләделәр. Бездән соң да шулай әйтәчәкләр».

«Һәркем үзенең нәселен белергә тиеш. Милләтең белән горурланмагач, ничек була инде ул? Андый кешеләр бүген – татар, иртәгә – башкорт, берсекөнгә урыс булырга мөмкин. Бу – һәр кешенең шәхси эше. Мин андыйларны гаепләмим. Катнаш гаиләләргә дә мөнәсәбәтем шундый ук. Табышканнар, кавышканнар икән, бу – аларның эше. Ә балалары нинди милләттән булуларын үзләре хәл итәр».


Фикер өстәү