Салават Фәтхетдинов һәм башка артистларның онлайн концерт куюын Рөстәм Миңнеханов хуплады

25 мартта 19:00дә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның беренче тапкыр онлайн концерты узачак. Татарстан артистлары чыгышларын бу көннәрдә бөтен дөнья тамашачысы карый алачак. Рөстәм Миңнеханов та инстаграмында:

– Артистларыбызның бу тәкъдимен мин бик хуплыйм, шәп фикер булган бу! — дигән.

Онлайн чыгышны Салават башлап җибәрә, аңа Эльмира Кәлимуллина, Динә Гарипова, Диләрә Ваһапова, Ришат Төхвәтуллин кушылачак.

Халыкның күңелен күрү максатыннан туры эфирда берничә квартирник та оештырырга җыеналар.

Мондый форматтагы чараларны Вконтакте, Одноклассники һәм Instagramдагы интернет төркемнәреннән карарга мөмкин:

tps://vk.com/nashtatarstan

https://ok.ru/nashtatarstanи

https://instagram.com/tatarstan_official?igshid=893k0iq5df9c

Ә «Татар радиосы»нда бүгеннән танылган җырчылар туры эфирда «тере» тавышка җырлаячак.


Фикер өстәү