Коронавирус таралу куркынычы һәм өлкәннәрнең бу вируска күбрәк дучар булуы сәбәпле, “Яңа Гасыр” телеканалы 30 марттан “ТНВ – өлкәннәр өчен” сәхифәсен башлап җибәрә.
Көн саен 11:00 сәгатьтән “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” каналларында сез яраткан фильмнар, спектакльләр, концертлар күрсәтеләчәк. Бу көннәрдә бергә булыйк, күңелне төшермик, өйдә булган вакытны кызыклы уздырыйк.
Татарстанда күп кенә чаралар онлайн трансляцияләнәчәк.