Модельер Ләйсән Хаҗиева бик ансат кына битлек ясарга өйрәтте (ВИДЕО)

Иң дефицит  тауар карабодай да, бәдрәф кәгазе дә түгел, медицина маскасы бүген. Ул даруханәләрдән санитар-эпидемиологик режим кергәнче үк юкка чыкты. Дөрес, мөселман кибетләрендә тегеп сата башладылар үзен. Үзең булдыра алганны сатып аласы килми икән ул. Шулай итеп редакциядә битлек-маска тегеп карарга булдык. Безгә ярдәмгә модельер Ләйсән Хаҗиева килде.

Ләйсән ханым әйтүенчә, маска тегү һәрчак булган, чөнки ул кирәкле һәм файдалы аксессуар санала. Әйтик, яшьләр аны ролик, сноубордта йөргәндә, тузаннан саклану өчен кия. Модельер әйтүенчә, вирустан саклану өчен дә кулдан тегелгән битлек менә дигән. Тик аны ике сәгать саен алмаштырасы була.

Нинди тукыма ярый? Ефәк яки трикотаж. Башка тукыма бармый. Кибеттән сатып алсагыз, нибары 15-16 см киңлектә кистерәсе. Аннан берничә битлек килеп чыга.

Өлге өчен борыннан ияккә кадәр араны һәм бит киңлеген үлчибез. Безнең буе 24, биеклеге 15 см килеп чыкты.  Шушы өлге нигезендә ике төрле тукымадан кисәкләр кисеп

алабыз.Тукымаларны кискәндә ике яктан берәр см ара калдырырга онытмыйбыз. Ике тукыманы уң ягын эчтә калдырып кырыйларын теккәннән соң әйләндерәбез һәм кырыена кереш тегәбез.

Битлекне ничек тәртиптә тотасы? Ләйсән Хаҗиева әйтүенчә, ике сәгать үткәннән соң салабыз һәм полиэтилен пакетка салып куябыз. Кулланылган битлекләр башка бернинди өслек белән дә контактта булырга тиеш түгел. Юганда кер сабыны кулланабыз. Киптергәч, ике ягын да үтүклибез.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү