Филология институтында өч телле белгечләр әзерлиячәкләр

2020 елдан КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында өч телле белгечләр, Г. Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә татар журналистлары әзерли башлаячаклар. Кайбер белгечлекләргә бюджет урыннар саны да артачак. Бу һәм башка яңалыклар турында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Билингваль белгечлекне сайлаган студентларга 15 мең күләмендәге өстәмә стипендия каралган. Беренче семестрдан соң әлеге өстәмә стипендия сессия нәтиҗәләре буенча түләнәчәк.

Бүген Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов һәм әлеге институт деканы Рамил Мирзаһитов катнашында 2020 елгы кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат очрашуы узды. Яңалыкларга килгәндә, Рәдиф Җамалетдинов рус теле укытучылары әзерләү өчен яңа программа ачылачагы турында әйтте.
– Моннан тыш, яңа уку елында Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбендә «Филология: татар теле, әдәбияты һәм журналистика» юнәлешен дә ачарга ниятлибез. Әлеге программаның үзенчәлеге шунда: укыту, нигездә, татар телендә булса да, ике-өч телдә ирекле эшли алырдай белгечләр әзерләп чыгарачакбыз, – дип искәртте ул. – “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгын да билгеләп үтми мөмкин түгел, чөнки әлеге юнәлеш өчен алдагы елга уку планын без бергә эшләдек.
Филология институты деканы Рамил Мирзаһитов 2020 елда милли кадрлар әзерләү юнәлешендә бюджет урыннары артачагы турында да искәртте. Көндезге уку өчен 2019 елда 40 бюджет урыны каралса, быел әлеге сан сигезгә артуы көтелә.
– Әйтергә кирәк, без 2018 елдан бирле, республика заказы нигезендә, билингваль белгечләр әзерлибез. Әлеге белгечлекне сайлаган абитуриентлар республиканың теләсә кайсы мәктәбе белән килешү төзергә һәм югары уку йортын тәмамлаганнан соң, шушы мәктәпләрендә кимендә биш ел дәвамында эшләргә тиеш булачак, – диде Рамил Мирзаһитов. – Быелдан без, Татарстанның Мәгәриф һәм фән министрлыгы заказы нигезендә, яңа өч төрле белгечлектәге укытучыларны әзерләп чыгарачакбыз. Алга таба алар татар һәм рус теленнән тыш, инглиз телендә дә укыта алачак.


Фикер өстәү