Татарстан әләме Россия төбәкләрен гизде

Гыйнвар-февраль айларында ТР Премьер-министры урынбасары, БТК Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге делегация, ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан, Россиянең 8 федераль округында булып, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм активы белән очрашулар уздырды. Очрашу кысаларында ТАССР әләме эстафетасы да үткәрелде. Анда татар оешмалары башлыклары ТАССРның йөз еллыгы әләменә үз өлкә-республикаларының әләм миниатюраларын беркетте.

Бүген В. Шәйхразыев әлеге сәфәрләргә нәтиҗә ясау максатыннан матбугат конференциясе уздырды. Анда Милли Шура рәисе Улан-Удэ, Находка, Нижневартовск, Прокопьвск, Кострома, Калининград, Оренбург, Краснодар һәм Уфа шәһәрләрендә оештырылган очрашуларның ничегрәк үткәнен бәян итте. “Татарстан Республикасы татар төбәкләренең яшәешен, үсешен кайгырткан кебек төбәкләрдә яшәгән милләттәшләребез дә, мин Татарстанны алга җибәрүгә нинди өлеш кертә алам икән, дип уйласын иде. Сәхнәгә чыккан күп кенә чыгыш ясаучыларның аяк-куллары калтыравына игътибар иттем. Сырхау галәмәте түгел бу, милләтем өчен мин нәрсә эшли алам, дигән дулкынланудан иде бу. Милләттәшләребез бу сорауны үз-үзләренә иртәрәк, яшьрәк чакта бирсеннәр иде. Узган халык саны алуда өч кенә җирдә – Татарстанда, Башкортстанда һәм Төмән өлкәсендә генә милләттәшләребезнең саны артты. Быелгы җанисәптә сафларыбыз тагын да ныграк артсын, кимемәсен иде, Моның өчен үзаңыбыз югары булырга, милли тәрбия  эше яхшы куелырга тиеш”, – дип ул яшь милләттәшләребезне туплауның яңа ысулларын эзләргә чакырды. Аерым алганда, читтән килеп Казанда укучы татар студентлары лигасын оештыруны шуның бер уңай мисалы итеп китерде. Аның фикеренчә, татар яшьләре берлекләре оештыруга укып бетереп өйгә кайтканчы керешүең мәслихәт.

Владивостокта, Калининградта очрашулар делегация әгъзаларында аеруча җылы тәэсирләр калдырган. Калининградка батыр шагыйребез Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа белән бергәләп барулары, нәкъ менә 75 ел узгач, сәгатендә, көнендә әдипнең һәлак булган җирендә мәрхүмне искә алган татарстанлылар. Калининградның беренче коменданты, шушы көннәрдә 95 яшен тутырган сугыш ветераны Хәким Биктеевның ул шанлы, даулы көннәрне искә төшереп хатирәләрен яңартуы да милләттәшләребезнең йөрәкләрен тетрәндергән.

ТАССРның йөз еллыгы әләменең ил башкаласы Мәскәүне генә гизеп кайтасы калган. Аннан кайтканнан соң,  ул Татарстан районнарын иңләячәк.

– “Татар моңы” халыкара конкурс-фестивале, “Татар кызы” бәйгесе, Муса Җәлил укулары, “Татарча диктант” кебек чаралар һәммәсе милли горурлыгыбызны күтәрүгә юнәлдерелгән, – дип җыелыш барышында В. Шәйхразыев быел Башкортстан татарларының татарча диктант язуга йөз мең милләттәшебезне җәлеп итәргә җыенуларын җиткерде. Бирсен Ходай!

Ахырда журналистлар аңардан, татар халкын үстерү стратегиясе кайчан кабул ителәчәк, дип кызыксынды. Милли Шура бу уңайдан рәисе, стратегияне эшләү өчен бер ел азрак булган икән, бу эш быел да дәвам иттереләчәк, кабул итүнең төгәл вакытын әлегә әйтә алмыйбыз, дип белдерде. Шул ук вакытта ул быел татар төбәкләренә матди ярдәм өч мәртәбә арттырылачагын, тәгаен алганда, 102 миллион сум тәшкил итәчәген җиткерде. Бу, аерым алганда, татар төбәкләренә дәреслекләр, укыту ярдәмлекләре, концерт костюмнары, уен кораллары җибәреләчәген аңлата.

Рәшит Минһаҗ


Фикер өстәү