Путин Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне кичектерде

Хакимият өчен кешеләрнең сәламәтлеге, тормышы һәм иминлеге абсолют өстенлек булып тора, дип аңлатты Путин тавыш бирүне күчерү турындагы карарын.

Россия Президенты Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү датасын «соңрак датага» күчерү кирәклеге турында белдерде.

«Безнең өчен сәламәтлек, тормыш һәм кешеләрнең иминлеге приоритетта булып тора», — диде Путин, тавыш бирүне COVID-19 коронавирус инфекциясенең куркынычлыгы белән күчерүне аңлатып.

Путин тавыш бирүнең төгәл вакытын әйтмәде. «Төбәкләрдә һәм тулаем ил буенча вәзгыятьнең ничек торуын бәялибез, бары табиблар, белгечләр фикерләрен тыңлап кына, тавыш бирү көне турында карар кабул итәчәкбез», — диде Президент.


Фикер өстәү