Данис Зарипов: «Ярышны туктатып, КХЛ дөрес эшләде»

Быелга тәмам. Континенталь хоккей лигасы быелгы сезонны вакытыннан алда туктатырга карар кылды. Бу хакта лиганың рәсми сайтында хәбәр ителә.

Лиганың матбугат хезмәте хәбәренә караганда, мондый карар барлык яклар белән киңәшләшкәннән соң кабул ителгән һәм КХЛ матчларын оештыруда, уздыруда катнашучы барлык уенчыларның, җанатарларның, клуб хезмәткәрләренең, барлык кешеләрнең куркынычсызлыгына бәйле.

– Мәсьәләне хәл итүне кичектерергә ярамый иде, чемпионатның барлык катнашучыларына алга таба планнар төзү өчен ачыклык кертү кирәк иде. Минемчә, без бүгенге вазгыять киләсе сезонга берничек тә йогынты ясамасын, командалар һәм җанатарлар өчен гадәти булган вакытта башлансын өчен тырышырга тиеш. Чемпионатны дәвам иттермәгән өчен борчылган җанатарларны аңлыйм. Плей-оффның икенче өлешенә чыккан командаларның җанатарларын бигрәк тә. Әмма хәзер сәламәтлек саклау оешмалары тәкъдимнәренә колак салу яхшырак, – дигән бу вакыйга уңаеннан КХЛ президенты Алексей Морозов.
2019/2020 елгы чемпионат нәтиҗәләре буенча урыннарны билгеләү турындагы карар КХЛ Директорлар советының якындагы утырышларының берсендә кабул ителәчәк. Шулай ук Директорлар советы 2020/2021 чемпионатында катнашучыларның составын билгеләячәк, шуннан соң лига календарь әзерләүгә керешәчәк.

Сайттагы хәбәрдә әйтелгәнчә, лига быелгы чемпионат язмышын башкача хәл итү мөмкинлекләрен дә тикшергән. Әйтик, ярышны 2020 елның 30 апреленә кадәр уйнап бетерү, июнь һәм июльдә дәвам иттерү кебек тәкъдимнәр дә булган.

– Лига дөрес карар кабул итте. Әгәр дә без хәзер бер-беребезне һәм үзебезне иминлектә тотмасак, нәтиҗәләр бик җитди булырга мөмкин, авыруның таралу масштаблары – глобаль дәрәҗәдә. Минемчә, бөтен хоккей гаиләсенә без моңа зур җаваплылык белән карарга, якыннарыбызны, бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләрне сакларга, бу авыр вакытта аларга ярдәм итәргә тиеш, – дигән «Ак барс»ның капитаны, Гагарин Кубогын биш мәртәбә откан Данис Зарипов.


Фикер өстәү