Путин табиблар сүзенә аеруча игътибарлы булырга кирәклеген әйтте

Владимир Путин махсус мөрәҗәгетендә медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кешеләргә аеруча игътибарлы булырга сорады.  

– Табиблар, шәфкать туташлары, хастаханә, сырхауханә, “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре, галимнәр, сез хәзер илне саклауда алдынгы рәтләрдә торасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Кешеләргә табиблар биргән киңәшләргә аеруча игътибарлы булырга өндим. Аннан хәзер күп нәрсә тора. Бу аеруча өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга карый. Хәзер бөтен кеше алдында авыруны таратмау бурычы тора, – диде ул.


Фикер өстәү