Путин “больничный”ларны кимендә бер МРОТ күләмендә түләргә тәкъдим итте

Россия Президенты Владимир Путин “больничный” түләвен аена хезмәткә түләүнең 1 минималь күләменнән кимрәк булмаган күләмдә түләргә тәкъдим итте. Бу хакта ул коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә ил халкына мөрәҗәгате барышында белдерде.

“Хәзер “больничный”лар хезмәткәрнең стажы һәм эш хакыннан чыгып исәпләнелә. Нәтиҗәдә хезмәткәрләр, иң элек яшьләр, хезмәткә вакытлыча яраксызлык кәгазе буенча чиктән тыш аз акча алырга мөмкин. Бу – гадел түгел. “Больничный” буенча түләү нормасын билгеләргә тәкъдим итәм. Ул аена бер МРОТтан ким булмаган күләмдә исәпләнелергә тиеш. Мондый норма ел азагына кадәр гамәлдә булачак”, – диде Путин.

Президент эш бирүчеләрне эшсезлек артуга юл куймаска һәм килеп туган катлаулы вазгыятьтә  үз хезмәткәрләренә ярдәм итәргә чакырды. Ул моңа бәйле рәвештә эшсезлек буенча пособиене 12 130 сумга, ягъни бер МРОТ күләменә җиткерергә тәкъдим итте. Әлегә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме аена 8 мең сум тәшкил итә.

Хезмәт базарында тотрыклыкны тәэмин итәргә кирәк. Дәүләт моңа ярдәм итәчәк дип белдерде Президент.


Фикер өстәү