ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан “Татарстан авазы” интернет-радиосы эшли башлады

Татарстан радиосының “алтын фонд”ын хәзер интернет аша тыңларга мөмкин. 25 мартта аның рәсми рәвештә ачылышы булды. “Татарстан авазы” – “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпаниясе Бөтенроссия Дәүләт телерадиокомпаниясе проекты. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән гамәлгә ашырылды. Әлеге радиостанцияне ачуны компания коллективы ТАССРның 100 еллыгына багышлады.

“Татарстан авазы”ның кушымтасын телефоннарга йөкләтергә мөмкин. Биредә радиоспектакльләр, классик һәм хәзерге эстрада җырлары да яңгыраячак.

Бу хакта тулырак “ВТ”ның киләсе санында укый аласыз.


Фикер өстәү