Казан үзәгендә 33 яшьлек хатын-кыз трамвай астында калган (ВИДЕО)

Казанда Ершов урамында трамвай хатын-кызны бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте кичә, 51-нче номерлы йорт каршында 10:40 сәгатьтә була. Җәяүле тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан була. Урынга килгән коткаручылар зыян күрүчене трамвай астыннан тартып чыгарганнар.

Ул вакытта зыян күрүче исән була. Коткаручылар трамвайны гидравлик кран ярдәмендә күтәргән. Ашыгыч ярдәм хатын-кызны тиз арада хастаханәгә алып киткән. Әмма коткарып кала гына алмаганнар. 33 яшьлек хатын-кыз ашыгыч ярдәм каретасында вафат була, — дип хәбәр иттеләр Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгында.

Гадәттән тыш хәл урынында булган шаһитләр әйтүенчә, трамвай хатын-кызның уң аягын өзгән, нәтиҗәдә, ул күп кан югалтудан үлгән.


Фикер өстәү