Ничек яшисең, Израиль?

СССР таркалган чаклары хәтерлисезме? Шул чакта пропаганда чаралары совет кешеләрен үз-үзләрен түбәнсетеп карарга өйрәтте: «совок» дигән кушаматка ияләндерде, начар исемнең «һомо советикус» дигән латинча варианты да барлыкка килде. Империяләрне таркатуның бик көчле коралы булып чыкты ул – үзбәянең түбән төшүе.

Көтмәгәндә башка ишелеп төшкән фәкыйрьлек шартларында халыкта, чынлап та, кешелек сыйфатлары югала башлады: караклык, бер-береңне талау, урам җинаятьчелеге чәчәк атты, спекуляция дигән чир – дефицит товарны чамасыз югары бәядән сату гадәти хәлгә әйләнде. Һәрвакыт елмаеп сөйләшүче тук Көнбатыш халкы безгә үрнәк итеп куела башлады. Янәсе, менә карагыз: алар ничек тә, сез ничек? Утыз елга якын вакыт узгач, үзен алга киткән цивилизация дип таныткан нык үскән капиталистик илләрдә дә дефицит барлыкка килер, спекуляция өчен хөкем катыланыр, кешеләр бер-берсенә бүрегә караган кебек карый башлар дип без уйга да китерә алмый идек. Әмма соңгы көннәрнең вазгыяте үзен өстен халык дип санаган милләтләрне дә «совок» хәленә куйды. Кибетләрдә этеш-төртеш, товар яшерү, медицина битлекләре белән «итәк астыннан» сәүдә итү кебек галәмәтләр хәзер күп илләрдә мәйданга чыга. Шуңа күрә газета хәбәрчесе үзләрен дөньядагы иң акыллы халык дип санаган гыйбриләрнең хәлен үзләреннән белеште.

Израиль кибетләре бүген соңгы совет чоры сәүдә рәтләрен хәтерләтә. Азык-төлекне запаска җыюда гыйбриләр аек акылларын югалта һәм үзләрен нәкъ «һомо советикус»ларча тота. Израиль телевидениесенең 12 каналы хәбәр итә: халык йомырканы күпләп сатып алырга керешкән. Чиновникларның һәм коммерсантларның азык-төлек җитәрлек дип ышандыруларын колакларына да элми. Йомырка сату кисәк 60 процентка арткан, кошчылык фабрикалары инде ихтыяҗны канәгатьләндерә алмый. Сәүдә челтәрләре бер кулга 30дан артык йомырка бирмәскә дигән кагыйдә кертергә мәҗбүр булган. Бөек акылга ия дип саналган халык тиз бозылучан бу ризыкны ни өчен күпләп җыюын үзе дә аңлата алмый. Ит рәтләрендә тавык һәм  күркә ите дефицит. Ит ватучыларның байтагы карантинга китү сәбәпле, эшче куллар җитми икән. Кош итенең бәясе 20 процентка арткан инде. Кошчылык берләшмәсе җитәкчесе бер кулга сатылган итне чикләргә тәкъдим итә. Ул халыкны суыткычларын туңдырлыган кош ите складына әверелдермәскә чакырды.

Россиядәгедән аермалы буларак, Израильдә инде эшсезлек чәчәк ата. Эшсезләр саны кисәк кенә 4 тапкыр арткан. Түләүсез ялга җибәрелүчеләр саны хәтсез. Эшсезлектән аеруча хатын-кызлар интегә. Чит илдән килеп гражданлык алган пенсионерлар нәкъ безнең фәкыйрь өлкәннәр шикелле үк ялга чыккач та эшләргә мәҗбүр, чөнки иминиятләштерү пенсиясе түгел, ә кечкенә генә социаль пособие алалар. Болар гадәттә сәүдә үзәкләрендә идән җыештыручылар булып хезмәт куя. Хәзер аларны кыскартканнар. Җитмәсә, эштән киткән кешеләрнең күбесе эшсезлек өчен пособие дә алу хокукына ия түгел, чөнки стажлары җитми. Хәзер инде сорау куыйк: җавап бирегез, кичәге «совок»лар, бүгенге «ватник»лар – гыйбриләрнең бездән аермасы бармы?

                                               Рәшит Фәтхрахманов    

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү